Бөгелмә авазы

Кардан чистарынабыз әле

Һава торышы "көйсезләнә", урамда - буран, юлларда - бозлавык, дип кисәтә метеорологлар. Халык мондый мәгълүматны бик кискен каршы ала хәзер. Сәбәбе һаман да шул: баш бәласе булган (халык өчен дә, хакимият җитәкчеләре өчен дә) юллар инде. Бу аңлашыла да, бер көн буран булса, икенче көнне гөрләвекләр ага, өченче көнне шәһәр...

Һава торышы "көйсезләнә", урамда - буран, юлларда - бозлавык, дип кисәтә метеорологлар. Халык мондый мәгълүматны бик кискен каршы ала хәзер. Сәбәбе һаман да шул: баш бәласе булган (халык өчен дә, хакимият җитәкчеләре өчен дә) юллар инде. Бу аңлашыла да, бер көн буран булса, икенче көнне гөрләвекләр ага, өченче көнне шәһәр юллары пыяла сыман ялтырап торган бозлавыкка каплана. Коммуналь хуҗалыклар мондый стихияләргә һич өлгерә алмый күрәсең, чөнки: "Бөгелмәдә юллар начар чистартыла", - дип, ноябрь башыннан ук халык чаң суга башлады.

- Бүгенге көнгә булган техника, ә бу 4 грейдер, 3 кар төяүче машина, 8 самосвалыбыз кышкы эшләргә тулысынча кереште инде. Кар чистартуда барлыгы 20 машина (бу төрле оешмалардан алынган техниканы санап) катнаша. Көненә 700 - 900 тонна кар чыгарабыз, - ди "Чистый город" җәмгыяте директоры Сергей Бутылин.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров бар оешмаларны да тәнкыйть утына тотты.

- 3 көн эчендә шәһәрне ялт иттерегез. Халык дөрес чаң суга. Эшегезне җиренә җиткереп эшли алмасагыз, без халык белән уртак тел таба алмаячакбыз. Административ-техник инспекция бу эшләрне контрольгә алачак. Идарәче компанияләр, сезнең дә тырышлык кирәк, ишегаллары - сезнең җаваплылыкта, сезгә йөкләнә, истә тотыгыз, - дигән таләп куйды шәһәр мэры.

"Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчесе Ринат Манасыйпов сүзләренә караганда, шимбә, якшәмбе көннәрендә кардан чистарту эшенә ишегалдында торган автомобильләр комачау иткән.

- Бүгеннән алар ишегалдында кимиячәк һәм идарәче компанияләр тулы көчкә эшли алыр дип өметләнәм,- дип акланды ул.

3 көн эчендә шәһәрдәге кар чистартылып, махсус әзерләнгән полигоннарга чыгарылачак, һава торышы тыныч торса, әлбәттә.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Гөлчәчәк Вәлиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: