Юлларда иминлек булсын
Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда юл һәлакәтләрендә корбан булганнарны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан күңелсез статистикага игътибарны җәлеп итеп, арытаба юлга чыккан кешеләрнең иминлеген саклау, гомерләрне коткарып калу максаты белән эшләнә бу.
Руслан ЙОСЫПОВ,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.
Автор фотолары.
Бөгелмәнең Техника йорты каршындагы мәйданында да ул көнне "Юлларда иминлек булсын" ("Мир на дорогах") дип исемләнгән чара үтте. Анда яшьләр, җәмәгать оешмалары һәм күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Кереш сүз белән очрашуны Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина ачып җибәрде. Аннары имам-хатыйб Наил хәзрәт Йосыпов белән Бөгелмә храмы рухание Георгий атакай чыгыш ясадылар.
Чарада катнашучылар юл-транспорт вакыйгаларында гомерләре өзелгән кешеләрне бер минут тынлыкта искә алгач, ак һәм кара төстәге автомашиналар М. Җәлил урамы буйлап уздылар. "Курс-М" студентлар клубы вәкилләре һәм яшь гвардиячеләр юлларда иминлекне сак-ларга өндәгән буклетлар тараттылар.
Белешмә. Бөтен дөнья күләмендә исәпләгәндә, юл һәлакәтләрендә һәр көнне 3 меңнән артык кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше имгәнә, тән җәрәхәтләре ала. Россия юлларында исә ел саен 20 меңнән артык кеше һәлак була. Татарстанда соңгы 10 айда 4 меңнән артык юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, анда 584 кеше үлгән, 5 меңнән артык кеше имгәнгән. Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге юлларда, ел башыннан алып исәпләгәндә, 110 вакыйгада 15 кеше якты дөньядан китеп барган, 138 кеше зыян күргән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 19:13Татарстанда яшәүчеләргә томан вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр 1 мартта республика территорисендә томан һәм һава температурасының -28 градуска кадәр төшүе көтелә.6300
-
28 февраль 2021 - 17:19Ни өчен көнләшергә ярамый? Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.5500
-
28 февраль 2021 - 15:44Лилия Рахманова: “Үземнебелгәннән бирле мин рәсем ясыйм” Лилия Рахманова – тумышы белән Чарджоу (борынгы исеме Амуль) шәһәреннән.7000
-
28 февраль 2021 - 14:25Татарстанда тагын 54 кеше коронавирус йоктырган Бүгенге көндә республикада Covid-19 йоктыруның 17977 очрагы теркәлгән.5400
-
28 февраль 2021 - 13:24Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (1–7 март) 1 марттан 7 мартка кадәр – кимеп баручы ай.7400
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
26 февраль 2021 - 14:26Яшь бөгелмәлеләр үзләренең беренче паспортларын алдыларЯшь гражданнар илебезнең тарихы һәм символикалар буенча белемнәрен күрсәттеләр.43200
-
27 февраль 2021 - 18:31Синоптиклар Татарстанда янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте 28 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылыр дип көтелә.17300
-
27 февраль 2021 - 17:19«Яңарыш» үзәге карамагындагыларга бала хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр Дәрес барышында балалар аларның хокукларын яклаучы документ буларак Бала хокуклары турында конвенция белән таныштылар.13500
-
27 февраль 2021 - 11:41Алексей Песошин Бөгелмәдә авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куйды Татарстан Премьер-министры район Советының йомгаклау утырышында катнашты.11300
-
27 февраль 2021 - 07:01Бөгелмәдә 27 февраль һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, шимбә көнне болытлы, кар явачак, урыны белән буран, томан һәм талгын җил исәчәк.9300
-
27 февраль 2021 - 13:24Бөгелмә хатын-кызы, иптәшенә ярдәм итәргә омтылып, 50 мең сумнан колак каккан Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул гаризада билгесез кешеләрнең аның картасыннан акча урлауларын яза.9200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика