Бөгелмә авазы

Бөтен ышаныч – үзебездә

23 май көнне Бөгелмә муниципаль районында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов булды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Беренче чиратта, министрны Бөгелмә җирләрендә язгы кыр эшләренең һәм чәчү кампаниясенең ничек үтүе кызыксындырды. Моның өчен алар БМР башлыгы Илдус Касыймов белән вертолетта очып, чәчүлек җирләрен карап-барлап чыктылар. Шуннан соң М.Әхмәтов районның авыл хуҗалыгы белгечләре, авыл җирлеге башлыклары белән киңәшмә үткәрде, фикерләре белән уртак-лашты: "Быел күргәннәрем Бөгелмә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз алларына алган бурычны үтәп чыкканнар дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Башка еллар белән чагыштырганда, аерма уңай якка. Монда, аерым әйткәндә, Подгорный, "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьләрнең, "Татагро" инвесторларының нәти-җәле эшләвен танырга кирәк. Чәчелгән җирләр инде матур гына яшел хәтфә белән капланган, аларны тиешенчә эшкәртү эшлә-рен дәвам итәргә кирәк. Моның өчен исә тиешле технологияләрне үтәү зарур, бу яктан караганда да, сездә алга китеш бар һәм шулай дәвам итсен дә иде.

Терлекчелеккә килгән-дә, монда уйланырлык нәрсәләр күп. Җәй көне сөткә бәяләрнең нык төшүе борчый. Республикада җитештерелгән сөткә ихтыяҗ юк, шуңа күрә без аны башка регионнарга чыгарырга мәҗбүрбез. Бу исә сөтнең бәясе тагын да төшү-гә китерә. Гомумән, бүгенге көндә Россияне Беларусь Республикасы сөт белән тулысынча тәэмин итеп тора. Әлеге республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә дөрес сәясәт хәзер инде үзенең нәтиҗәләрен бирә башлады. Бездә әле хәлләр алай ук яхшы түгел. Шуңа күрә терлекчелектә, бәлки, ит тармагын үстерү кулайрак булыр. Әлбәттә, гаилә фермаларын ачканнар, савым сыерлар тотучылар эшләрен дәвам итәргә тиешләр, әмма кирәкле баланс булдыру шарт. Бө-гелмәдә, мәсәлән, дуңгыз асрау белән шөгыльләнү турында сүз алып барабыз һәм ул биредә кулай булыр дип өметләнәбез. Авыл хуҗалыгы продукцияләрен эшкәртү мәсьәләсе дә көн кадагында тора. Шуңа күрә инициативалы эш-мәкәрләргә җиң сызганып эшкә алынырга тулы мөмкинлекләр бар".

Аннан соң М.Әхмәтов авыл агайларын борчыган сорауларга җавап бирде. Корылык булган елны алынган кредитларны кайтару, атлар үрчетү, яңа техника алу һәм башкалар кызыксындыра булып чыкты аларны. Үз чиратында, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов чынлап торып җирдә эшләүче авыл кеше-ләренә министрлыкның һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер икәнлеген җиткерде, моның шулай булуын җыелганнарга мисаллар белән дәлилләп тә бирде. Киңәшмәдә катнашучылар аның белән килештеләр, үз эшчәнлекләрендә алар мондый ярдәмне һәрдаим тоеп яшиләр, ләбаса.

Аннан соң М.Әхмәтов әле шушы көннәрдә генә РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп яңа кеше куелуын шәрехләде /1994-2010 елларда Чувашия Республикасы Президенты булып эшләгән Николай Федоров билгеләнде. Авт./. Н.Федоровның беренче киңәшмәдә үк ил-нең авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләсен алга куюын, моның өчен авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең тормыш дәрә-җәсен /хезмәт хакларын/ күтәрү кирәклегенә тукталуын әйтте. "Озак еллар буе күрше республикада җитәкчелек иткән кеше безнең проблемаларны сүздә генә түгел, эштә дә белә, шуңа күрә уңай үзгәрешләр булырына өметләнәбез", - диде ул.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: