Бөгелмә авазы

Йөрәкләрне эреткән очрашу

Гаилә учагының җылысын бернинди балалар йорты, приют та алыштыра алмый инде. Һәркемгә гаилә кирәк. "Ятимнәр хөрмәт ителгән йорт - иң сөйкемле йорт", - диелә хәдистә. Әлбәттә, бу адым зур батырлык сорый һәм әлеге йортта эшләүче затларга карата олы ихтирам уята. Чит балалар булмый диләр. Алар барысы да безнеке. Сабыйларның язмышы...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

31 май кичендә, Халык-ара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар йортында асрамага бала алган ата-аналар белән "Безнең мавыгулар дөньясы" дип исемләнгән утырыш үтте. Чараның максаты - асрамага бала алган гаиләләр белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлекне җайга салу, тәҗрибә уртаклашу.

Ата-ана мәхәббәтеннән мәхрүм балаларга бәхет, гаилә назы бүләк иткән әлеге мөхтәрәм затларны иң элек балалар йорты директоры Н. Кузнецова тәбрикләде. "Безнең кадерле өмет өстәүчеләребез, гаилә мәхәббәтеннән мәхрүмнәргә җылы оя бүләк итүче игелекле затлар, шушы зур әһәмияткә ия бәйрәм уңаеннан, сезгә иң изге теләкләремне җиткерәм. Чөнки сез - бу бәйрәмне гәүдәләндерүчеләр. Сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңелле шау-шулар һәм тирә-ягыгызда яхшылыклар гына булуын телим", - дип теләкләрен җиткерде ул. Бу сүзләрнең һәрберсе тирән мәгънәгә ия иде.

Реклама

Чара дәвамында залда ниндидер үзгә бер рух хөкем сөрде. Чөнки, чыннан да, үз балалары өстенә, язмыш тарафыннан кыерсытылган нарасыйларны алып, алар өчен иң якын кешегә әверелгән бу илаһи затлар үзләреннән ниндидер җылылык бөрки кебек тоелды миңа.

Алга таба сүз Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары И. Беловага тапшырылды. Җитәкче шулай ук иң изге теләк-ләрен җиткерде һәм бу ихлас хөрмәткә ия гаиләләргә Бөгелмә муниципаль районының Рәхмәт хатларын тапшырды /өстәге рәсемдә/. Залда утыручыларның күңелен Укучылар сараеннан килгән балаларның дәртле чыгышлары бизәде /астагы рәсемдә/. Алга таба балалар йорты психологы Г. Ибраһимова "Безнең мавыгулар дөньясы" дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады. Баланы дөрес тәрбияләү өлкәсендәге үзенчәлекләргә тукталды. Тәрбиягә бала алган кайбер ата-аналар үзләренең ниләр белән шөгыльләнүләре, аларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәннәре турында сөйләделәр, гаилә әгъзалары белән берлектә әзерләгән күңелле фильмнарын тәкъдим иттеләр.

Шундыйларның берсе - олы хөрмәткә ия Звегинцевлар гаиләсе. Карабаш бистәсендә гомер кичерүче тату гаиләдә үзләренең 5 баласы һәм карауга алган 4 сабый тәрбияләнә. Алар шарлар белән бизәү серләрен өйрәнәләр икән. Нинди генә кызыклы костюмнар барлыкка китермәгәннәр алар! Шулай ук төрле юбилейлар, чыгарылыш кичәләре, туйларны да бик үзенчәлекле итеп бизәү аларга берни дә тормый. Бу мавыгуы белән гаилә төрле фестиваль, конкурс җиңүчеләре булганнар. Звегинцевларның хуҗабикәсе Люция шулай ук төрле тортлар пешерү белән шөгыльләнә. Нинди генә әкият геройлары, машиналар, юбилей, туган көн тортлары иҗат итми ул! "Иң катлаулысы - туй торты пешерү. Чөнки кәләшләр кайвакыт көйсезләнергә дә яраталар. Аларга бер дә күренмәгән, кабатланмаган ризык кирәк", - ди елмаеп Люция ханым. Билгеле инде, бу файдалы шөгыльләрендә балалары аларга алыштыргысыз ярдәмче.

Чыгышлар күздән яшьләр дә китерде, соклану да уятты. Әлеге үзенчәлекле аралашу анда катнашучыларның һәммәсе өчен дә файдалы һәм кызыклы булды. Балаларны тәрбиягә алырга, алар өчен чын ата-ана булырга теләүче игелекле кешеләр аз түгел икән бездә. Бу бик куанычлы күренеш, әлбәттә. Күпләр кешелек сыйфатларын югалткан заманда мондый кешеләр янәшәсендә утыру, алар белән аралашу үтә дә уңай тәэсирләр калдыра икән. Яшь буын вәкилләрен, тормыш ямен югалтучыларны шушындый гаиләләр белән күрештереп, бердәм утырышлар уздыру бик яхшы нәтиҗәләр бирер иде дип уйлыйм. Чөнки шәхсән минем өчен бу йөрәккә үтеп керерлек, бик файдалы, кабатланмас очрашу булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: