Бөгелмә авазы

Йөргән җирдән ут чыгарып

26 - 28 июль көннәрендә "Can-Am Trophy Russia-2013" ярышлары Татарстан Республикасы территориясенә килеп керде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, бездә - Бөгелмә муниципаль районы җирендә узды ул. 27 июль көнне шәһәребезнең үзәк мәйданында ярышларны тантаналы ачу булды, шуннан соң спортчылар Ключи авылына юл алдылар. Анда исә узышларның икенче этабы башланды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Белешмә. "Can-Am Trophy Russia" ярышлары ил кү-ләмендә 2010 елда башланып китә. Нәкъ менә шул елны оештыручылар тарафыннан ярышларның нигезләмәсе, программасы төзелә, квадроциклларда беренче мәртәбә узышлар үткәрелә. Инде 2011 елда үткәрелгән бәйгеләрдә катнашучылар саны күзгә күренеп арта, квадросерия ярышларының популярлыгы үсә. 2012 елда ярышлар шулай ук өч этапта уздырыла. Үткән ел оештыручылар тарафыннан бәйге форматы шактый катлауландырыла: спортчылар өчен махсус авыр учас-токлар - трофи-кросс булдырыла. Монда инде спортчыларны һәр адым саен диярлек яңа сынаулар көтеп тора, алар бер генә минутка да игътибарларын читкә юнәлтә алмый, чөнки алай булганда хәзер берәр "бәла" сагалап торганын көт тә тор һәм ярышлар шуның белән тәмам дияргә генә кала.

2013 елда ярышларның беренче этабы 17 - 19 май көннәрендә Владимир өлкәсендә үткән. Икенче этабы, инде әйтелгәнчә, бездә 26 - 28 июль көннәрендә узды. Квадросериянең йомгаклау өлеше, өченче этабы исә 6 - 8 сентябрь көннәрендә Киров өлкәсендә булачак, быелгы ярышларга шунда нокта куелачак.

Реклама

Менә шундый мәртәбәле ярышларны кабул итте Бөгелмә җире һәм лаеклы рәвештә оештыру, уздыру чараларын да күрде. 27 июль көнне ярышларның ачылуы зур бәйрәмгә әверелде. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, илебезнең иң ерак нокталарыннан бик тә үзенчәлекле техника саналган квадроциклларда килгән спортчылар шәһәребезнең үзәк мәйданына килеп кергәндә, чыннан да, ниндидер зур чара буласына шик юк иде. Һәм ул ышаныч акланды: ачылу тантанасы һәм ярышлар тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.

Ачылу тантанасында Бө-гелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов спортчыларны Татарстан, Бөгелмә җирендә сәламләде, ярышларда гадел җиңү теләде. Шуннан соң спортчылар көчле техникаларын кабызып, шәһәр урамнары буйлап җилдереп, Ключи авылына юл тоттылар.
Рәсемдә: ярышларның Бөгелмә этабы җиңүчеләре: Ирек Миңнәхмәтов, Антон Власюк фиништан соң.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: