Бөгелмә авазы

Җәйнең ямьле көнендә

Төрле өлкәләрдә тырышып хезмәт итүче "ТНГ-Групп" җәмгыяте коллективының тату гаилә булып, бергә җыелып ял итүләре аларның эштә генә түгел, ә ялда да югары баскычта торуларын кабат-кабат дәлилли.

Ләйсән ИНЗИРОВА.
Автор фотосы.

Әйе, "Сосновка" ял базасының бу көнне ничек җанлы балкуын үзе биредә булган кеше генә аңлый ала. Халык кына түгел, табигать тә бәйрәм итте бу
көнне, берничә көн сибәләп торган яңгырдан соң, нефтьчеләрнең зур бәй-рәм тантанасын сизеп чыккан кояш нурлары җәмгыять вәкилләренең аш-суга, җыр-моңга осталыкларын, тамаша кылып, хозурланырга теләктәшлек итте. Күренеп тора, геофизика компаниясе чараны бөтен шартын китереп, истә калырлык итеп үткәрү өчен көчен кызганмаган. Әле мәйданда тамашаны ачып җибәргәнче үк бөтен җирдә музыка яңгырап тора, сәүдә рәтләрендә балалар гөж килә, ял эскәмияләрендә шактый вакытлар күрешмәгән җәмгыять ветераннары гәпләшә иде инде. Җәмгыятьнең һәрбер тармак оешмасы үз сый-нигъ-мәтләрен тәкъдим итә, борыннарны шашлык исе кытыклый…

Реклама

Әйе, биредә бер генә очраклы кеше дә юк. Алар бүген - бер тату гаилә. Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары рәтендәге Казакъстаннан килгән "ТНГ-Орал гео" җәмгыяте вәкилләренең үз чатырлары тирәсендә милли ашлар белән сыйлаулары, матур итеп җыр-лаулары, музыка коралларында уйнаулары бер генә геофизикны, аларның гаилә әгъзаларын да битараф калдырмагандыр, мөгаен. "Былтыр бәйрәмдә булып, күреп киткәннән соң, Бөгелмәдәге ачык йөзле хезмәттәшләребез күңелебезгә бик хуш килде һәм, күреп торасыз, быел да без монда. Бу матур чарадагы төп өстенлек - биредәге коллегаларыбыз белән аралашуда, фикер алышуда. Бәйрәм дә бик матур оештырылган, ерактан килгән кунаклар буларак, безгә аерым игътибар булу бигрәк тә күңелле", - ди "ТНГ-Орал гео" җәмгыятенең директор киңәшчесе Арман Аймешев.

Корылган чатырларның һәрберсендә мул табын әзерләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: