Бөгелмә авазы

Әйләнеп кайтырмын шикелле

5 декабрьдә сугыш һәм хезмәт ветераны Мәүлет ага Мөхәммәтгалим улы Мөхәммәтҗановка 90 яшь тулды.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

90 яшь - тын дәрья икән ул. Фани дөнья гамәлләре кылынган, йортлар салынган, балалар, югары белем алып, шәхес булып җитешкән. Яшьлекнең кайнар ташкыны басылган. Күңел соңгы сынауга әзер: биш вакыт намазын укып, тугрылык илә башкара. Әмма тәкъдиргә язылган гомер бетмәгән: аяк йөри, уй - анык. Без аның белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырабыз, самолетның төшү тизлегенә бәйле саннарны күңелдән әйтеп сөйли. Улы Рәис (шөгыле - эшмәкәр) кушыла: "Безнең әтигә укырга язган булса, ул яхшы математик булыр иде".

Реклама

Бөек сугышның гади бер солдаты ул. Сугыш барган авыл өйләре офицерларны көчкә сыйдыра, ә гади солдатның урыны - я бакча башындагы кар өстендә, я бер метр тирәнлектә казылган салкын окопта. Дөрес, алгы сафта тамак туя, чөнки үлүче-җәрәхәтләнүченең өлеше кала, тик запаста торганда, яисә госпитальдә ятканда - ярымач. Шуңа күрә дөреслеккә хилафлык итмәмдер кебек - яшисе гомеренең озынлыгы, чынлыкта, кеше тормышының авырлыгына бәйле түгел.

Ул 1942 елның март азагында, 9 нчы сыйныфны тәмамламаган да килеш сугышка чакырыла, Көньяк һәм 2 нче Украина фронтларын үтә, Берлингача барып җитә. Тагын ике ел буена Австриядә хезмәт итә. Яралардан бигрәк, кышкы салкын, юеш өс-баш җәфалый. Сугыш башында ук уралган ике яклы үпкә ялкынсынуы аны ахыргача җибәрми. 40ка җиткән температура белән, авыр корал күтәреп, егермешәр чакрым күченүләр, ә төннәрен йоклый алмый буылулар соңгы көчен ала. Кышкы һавада үпкә ялкынсынуын үткәреп кара! Күз яшьләрем тулы саф рәхмәтемне белдерәм сиңа, җиңеп кайткан татар солдаты!

"Батырлык өчен" медальләре, "Бөек Ватан сугышы" ордены кавалеры ул. Күрше Сарабиккол авылыннан. Сугыштан соң 2 нче интернатта склад мөдире булып эшләгән. Ике ел элек хатынын җирләгән. Матур йөзле, бик кызыксынучан. Кызлары Роза (программист) һәм Рәйсә (психолог) олы яшьтәге әтиләрен саклап үткәргән йокысыз төннәрне сөйлиләр. Ә без туган көн торты белән чәй эчәбез. "Ак калфак" оешмасы рәисе Сөмбел апа Гәрәева: "95 яшеңә дә киләм әле", - дип, аңа елмая. "Тәкъдирдә язган булса, кем белә. Сугыш та бит бер дә бетәр кебек түгел иде..."

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: