Бөгелмә авазы

Җыр өйрәткән аларны хөр яшәргә

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 37 Ватан герое гомер кичерә, шул исәптән 1 Советлар Союзы Герое, 3 Россия Федерациясе герое, 28 Социалистик хезмәт герое, 5 Хезмәт Даны ордены тулы кавалеры. Хөрмәтле Ватан геройлары! Алар - илебезнең тере тарихы, аның казанышы, горурлыгы һәм даны. 9 декабрь - Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим...

 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында

37 Ватан герое гомер кичерә, шул исәптән 1 Советлар Союзы Герое,

3 Россия Федерациясе герое, 28 Социалистик хезмәт герое,

5 Хезмәт Даны ордены тулы кавалеры.

Хөрмәтле Ватан геройлары! Алар - илебезнең

тере тарихы, аның казанышы, горурлыгы һәм даны.

 

9 декабрь - Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим дата, һәр шәһәрдә, һәр кечкенә поселокта төрле елларда - сугыш елларындагы батырлыклары һәм тыныч вакыттагы казанышлары югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән ватандашларыбызны хөрмәтлибез. Аларны искә алабыз. Ватан Каһарманнары көне мөһим бәйрәм. Безнең геройларыбыз Ватанга фидакарь хезмәт, гражданнар, аеруча үсеп килүче буын өчен намус эталоны үрнәге булып тора.

Бу көн уңаеннан Бөгелмә шәһәре һәм районында төрле чаралар уздырылды. Узган җомга кичендә Татар мәдәният үзәгендә дә күркәм чара - педагогия көллияте студентлары белән Батырлык дәресләре үткәрелде. Үзәк хезмәткәрләре студентларга Бөек Ватан сугышы елларында язучы-шагыйрьләрнең фидакарьлеге турында сөйләделәр, аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен,

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Мин сугышка керсәм, дошманымның

Йөрәгенә төзәп атамын;

Үзем үлсәм, балаларым кала

Минем гомерем булып, Ватаным...

Рәмзия Галимова Ватанга дан җырлаган, аны бөтен йөрәге белән яраткан шагыйрь Фатих Кәрим турында сөйләде. Ялкынлы патриот нибары 36 яшендә - 1945 елның 19 февралендә Кенигсберг шәһәрен азат иткәндә батырларча һәлак була. Рәмзия ханым сүзенең соңында шагыйрьнең "Гөлчәчәккә хат" поэмасын укыды.

"...Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә, солдат-радист сыйфатында, Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете хакына күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек ук, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара", - Фәния Сухова җәлилче Абдулла Алиш турында бәян иткәндә менә шуларны искә алып үтте.

Нәсер остасы Гадел Кутуй 1944 елда, фашистларга каршы сугышып йөргәндә, үзенең "Без - сталинградчылар" һәм "Сагыну " нәсерләрен яза. "Сагыну" нәсерендә совет солдатының Туган илен сөю турындагы тирән кичерешләре һәм батыр көрәше сурәтләнә. Кичәне алып баручы Эдуард Гафиятуллин башкаруында бу нәсер бик күркәм яңгырады:

"...Мин чит илдә матур гөлләр, хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә бүген миңа шифа булыр иде.
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам. Мин үз илемнең борынгы Иделен, тын Донын, якты Арагвасын, шигьри Дим буйларын сагынам. Гүя бу мөкатдәс елгаларның суларын түгел, хәтфә болынлыктагы чишмәләре-безнең бер йотым суын да бүген мин ширбәт итеп эчәр идем.
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Мин горур атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим. Миңа һәр йортның капкасы, һәр өйнең ишеге ачык. Ләкин берсенә дә керәсем килми минем. Мин ата-баба корган илемдәге изге йорт турында уйлыйм һәм, шунда тизрәк кайтып керер өчен, Берлинга ашыгам. Берлинга мин, илем белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен, чиксез ачу белән барам. Ачуым шулкадәр көчле, сагынуым шундый татлы ки, мин түзмим, җырлап җибәрәм.
Иле ямсез, суы тәмсез,
Өйгә кайтасым килә!

- дип җырлыйм мин.
Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре, безне котлап, үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта. Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам һәм туган илдән килгән хатларны укыйм. Дусларым, кардәшләрем миннән, сагынасыңмы, дип сорыйлар. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин, төенне йота-йота, җавап язам:
Телеграмм баганасы - олы юлга маяк ул,
Сагынасыңмы дип сорыйсыз - сагынмаган кая ул!
Сагындым, бик сагындым сине, туган ил!
Сине сагынган саен, миндә көч-дәрт арта, рухым канатлана. Чит илдә йөреп, мин ачык аңладым: ...кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөньяда юк ул.
Сагынган саен сагынасы килә. Сагынуым шундый көчле булганга, кайтуым да ышанычлы. Кайтыр булмасам, бу кадәр сагынмас идем.
Сагындым, бик сагындым сине, изге туган ил!"

1945 елның язында Г. Кутуй, сәламәтлеге бик начарланып, хәрби госпитальгә эләгә һәм, шул авыруыннан терелә алмыйча, 1945 елның 15 июнендә Польшадагы Згеш шәһәрендә вафат була. Аның мәрмәр таш куелган каберен Польша пионерлары кадерләп саклыйлар һәм яз саен аңа чәчәкләр утырталар.

Тумышы белән Актаныштан булган Нур Баянның тормышы һәм аның шигъри эшчәнлеге белән студентларны Чәчкә Сәлимова таныштырды. "...Нур Баян Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән ук фронтка китә һәм ахырга кадәр диярлек башта -- полк партия оешмасы секретаре, аннары -- дивизия газетасы редакторы һәм, ниһаять, полк командирының политик эшләр буенча урынбасары сыйфатында алгы сызыкта була. Фронттагы батырлыклары өчен ул I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була..."

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
"Ул егылган арып", - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне дуслар әйтмәс, якын күрсәләр.

Байрагыма каным белән язган
Антым чакыра алга барырга,
Хаккым бармы минем абынырга,
Хаккым бармы арып калырга?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
"Алмаштырган илен", - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр.

Илдән киттем ил һәм синең өчен,
Автоматым асып аркама.
Илемне һәм сине алмаштыргач,
Җирдә миңа тагын ни кала?

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр,
"Муса инде үлгән", - дисәләр,
Син ышанма, бәгърем!

Мондый сүзне дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне,

"Үлем" диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?

Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова 1956 елның 2 февралендә СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез ныклыгы һәм батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, әсирлектә тудырган поэтик иҗаты - бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" өчен Ленин премиясенә лаек булган асыл затыбыз Муса Җәлил турындагы чыгышын аның менә шушы үлемсез шигырен укып башлап җибәрде. "Сез, бүгенге студентлар, безнең киләчәк буынны тәрбияләүчеләр булачаксыз. Шуны онтытмагыз: киләчәк буын үзенең геройларын белеп үсәргә тиеш, алар турында онытырга беркемнең дә хакы юк", - диде ул залда утыручы яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Кичә соңында Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре көче белән әзерләнеп (сәхнәгә куючы режиссеры - Флюра Шәрипова, Муса Җәлил ролендә -

Эдуард Гафиятуллин, җәлилчеләр рольләрендә - 14 нче татар гимназиясе укучылары), 2015 елда республикабыз башкаласы Казанда да күрсәтелгән "Моңлы бер җыр" пьесасыннан видеоөзек күрсәтелде.

Әлфия МОСТАфИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: