Бөгелмә авазы

Җылылык вакытында бирелерме?

Бу мөһим сорау бүген күпләрне борчый торгандыр. Чөнки рәсми мәгълүматларга караганда, 2013 елның 13 сентябренә "Бөгелмә җылылык челтәре" предприятиесенең кулланылган газ өчен бурычы 21,95 миллион сумга җиткән.

Әлфия МОСТАФИНА.
Бу, үз чиратында, тотылган газга фатир хуҗаларыннан, предприятие-оешмалардан шулкадәр суммада акчалар җыеп җиткерелмәгән дигәнне аңлата. "Мондый күрсәткечләр белән газны тоташтыру мөмкин эш түгел, шуңа күрә бурычларны түләү өчен барлык мөмкинлекләрне дә табарга туры киләчәк", - дип кисәтә килде һәр киңәшмә саен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин.
Узган шимбә көнне, 14 сентябрьдә узган эшлекле киңәшмәдә дә көн кадагында торган бу мөһим тема күтәрелде, һәр районда әлеге өлкәдә эшнең торышы саннарда күрсәтелде.
Бөгелмә муниципаль районында торак йортларны, социаль объектларны 2013 - 2014 елгы җылыту сезонына әзерләү эше ничек бара соң? Бүгенге көнгә үзәктән җылытылучы 622 күпфатирлы йортның 621е өчен юдырту һәм опрессовка актлары кертелгән. Барлыгы 862 күпфатирлы йорт булып, шуның 860ына әзерлек паспортлары эшләнгән. Быелгы план буенча 106 фатирда ике контурлы казаннар урнаштырылырга тиеш булса, 58ендә җиһазлар тулысынча монтажланган. 56 үзәк җылыту котельные кышка әзер, гомуми озынлыгы 169,7 километр булган суүткәргеч инженерлык челтәрләре ремонтланган, реконструкцияләнгән һәм алыштырылган.
Социаль әһәмияткә ия объектлар аерым игътибар таләп итә. Чөнки ул объектларда җылы бирү күпкә алдан башланырга тиеш. Бөгелмә җирлегендәге барлык мәгариф (аларның саны 94), сәламәтлек саклау (39), халыкны социаль яклау (4) һәм халыкның үзмәшгульлек үзәге (1) учреждениеләре дә кышкы җылыту сезонына нәтиҗәле әзерләнгән. 42 мәдәният объектының 41ендә бу эш тәмамланган.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә: димәк, бу кышта да өшемәбез, өйләребез җылы булыр дигән өмет чаткылары бар әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: