Бөгелмә авазы

Язның гүзәл гөлләре

20 март көнне Татар мәдәният үзәгендә инде күркәм татар халык йоласына әверелгән "Нәүрүз гүзәле" бәйгесенең финал өлеше гөрләде.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Конкурста район һәм шәһәрнең иң чибәр, иң уңган кызлары: Соколка урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гөлнара Галләмова, Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Әдинә Тәхаутдинова, шул ук бистәнең 1 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Минһаҗева, шәһәребезнең
9 нчы урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Асмик Мхитарян, лицей-интернатның 8 нче сыйныфында белем алучы Наилә Сафина һәм 2 нче лицейның 10 нчы сыйныфында укучы Алия Кәлимуллина катнаштылар. Гүзәлләребез дүрт турда көч сынашты: "Таныш булыйк", "Үзешчән сәнгать", "Нәүрүз боткасы", "Хуш киләсең, Нәүрүз. Дефиле" дип атала иде алар.

Әйе, күпләребез табигать уянган мәлдә, көн белән төн тигезләшкән чорда үтә торган "Нәүрүз" бәйрәмен сафлык, чисталык, гүзәллек, миллилек, серлелек, тыйнаклык һәм моңлылык кебек сыйфатларны үзенә туплаган милли чара буларак күз алдына китерәдер. Нәкъ шушы билгеләр безнең чын татар кызларын гәүдәли. Үсеп килүче яшь буын арасында шундыйларны күрсәтү максатыннан оештырылган бу бәйгедә татар кызларының чибәрлек, уңганлык-булган-лыкларын гына түгел, ә татар телен, халкыбызның мәдәниятен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен ни дәрәҗәдә белүләрен дә күрдек.
Сынатмады кызларыбыз, татар халкына хас горурлык, сөйкемлелек сыйфатларын эшкә җигеп, бәйге биремнәрен тырышып үтәделәр. Беренче эш итеп, аларга үзләре белән таныштыру йөкләнгән иде. Жюри бу биремдә кызларның татар телендә ни дәрәҗәдә сөйләшә белүләрен, үзләрен тәкъдим итү сюжетларын бәяләде. Алдагысында исә алар җыр-биюгә, шигырь сөйләүгә осталыкларын күрсәтте, аннан әзер-ләп килгән тәмле ризык-
ларны һәркем мавыктыргыч, матур итеп тәкъдим итте, ә ахырдан үзләре иҗат иткән зәвыклы костюмнары белән тамашачыларны таң калдырды. Кызларның залдан көч биреп торучы дус-ишләре чыгышларны тагын бер баскычка югары күтәрде. Мавыктыргыч ярышлар уңган-булганнарның җанатарлары, сыйныфташлары, туганнары әзерләгән җыр-биюләр белән аралашып барды.

Ә иң авыры "Нәүрүз гүзә-ле" бәйгесенең мәртәбәле жюри галиҗәнапләре җил-кәсенә төшкәндер, мөгаен. Жюри рәисе - Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты Бөгелмә бүлеге рәисе, "Бөгелмә авазы" газетасының баш мөхәррире Руслан Җәләев билгеләп үткәнчә, берсеннән-берсе уңган-булган кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңел эш түгел. Ул күркәм бәйгене оештыручыларга, катнашучылар сәхнәгә чыкканчы алар белән бик нык тырышып эшләгән укытучыларга, әти-әниләргә дә ихлас рәхмәтләрен җит-кереп, бәйгедә көч сынашучыларга үз күзлегеннән бәя бирде. Кызларның һәр-берсенең дә әзерләнеп килүен, бар көчләрен куеп чыгыш ясауларын күз-дә тотып, гүзәлләрнең һәркайсысы аерым бер номинациядә җиңүче булды. Гөлнара Галләмова (укытучысы - Гөлнар Билалова) - "Иң сөйкемле кыз", барлык тамашачыны да татар телендә бик матур, камил, чиста сөйләшүе белән шаккатырган әрмән кызы Асмик Мхитарян (укытучысы - Гөлназ Билалова) - "Уңганбикә", Наилә Сафина (укытучысы - Гөлсинә Кашапова) - "Иң талантлы кыз", Алия Кәлимуллина (укытучысы - Диләрә Ногманова) - "Тамашачы мәхәббәтен яулаган", Айгөл Минһаҗева (рәсемдә уңда; укытучысы - Гөлфия Минһаҗева) "Яз алиһәсе" номинацияләрендә бүләкләнделәр. Ә "Нәүрүз гүзәле" дигән горур һәм мактаулы исемгә Карабаш 2 нче мәктәбеннән катнашкан
Әдинә Тәхаутдинова (рәсем-дә сулда; укытучысы - Зәлия Хәсәнова) лаек булды.

Чара барлык тамашачы күңеленә хуш килгәндер. Милли мәдәниятне яратучы, аңа омтылучы, татар телен бөтен матурлыгын тоеп өйрәнүче мондый кызлар булуы безне бик нык куандырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: