Бөгелмә авазы

Язгы көн ел туйдырсын өчен

Ике атналык ялыннан соң Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов беренче эш көнен район хуҗалыкларын йөреп чыгудан, язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы һәм терлекчелектәге эшләрнең торышы белән танышудан башлады.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.
Ә. Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Автор фотосы.

Терлекчелек. Сәяхәтнең беренче тукталыш пункты "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыятенә караган Наратлы авылы фермасы булды. Бу урында әле бер ел элек кенә ташландык ферма хәрабәләре торган дип кем уйлар?! Узган ел ферманы төзекләндерүгә Бөгелмә районы бюджетыннан 1 миллион сум дотация бирелгән иде, Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге күчергән акча шуннан бераз гына артыграк булды. Башкарма директор Марат Сабиров әйтүенчә, бүген биредә 100 баш мөгезле эре терлек бар. Тиздән "Бөгелмә продкорпорациясе" җәмгыя-те тагын бер шундый ферма торгызачак. И. Касыймов янәшәдә торган бинаны төзекләндерүгә акча бүлеп бирүгә рөхсәтен белдерде.

Чәчү алды бурычлары. Авыл хуҗалыгы өчен иң катлаулы һәм мөһим бурычларның берсе - чәчү кампаниясе якынлаша. Аны тиешле срокларда яхшы сыйфат белән башкарып чыгу өчен районда максатчан зур эшләр башкарылды. Бу хакта районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Руслан Сәйфетдинов сөйләде.

Язын 46 453 гектарда сабан культуралары чәчү планлаштырыла, моның өчен орлык хәстәрләү планы 102 процентка үтәлгән. Уҗым культураларын да исәпкә алганда, бөртеклеләр 39 425 гектар мәйданны билиячәк.

Техниканы - әзерлек сызыгына. И. Касыймов "Бөгелмә продкорпорациясе" хуҗалыгының автопаркы белән дә танышты. Биредә техника эшкә әзер инде. 33 еллык хезмәт стажы булган механизатор Рафаэль Шәйхуллин егетләрнең дә чәчүгә чыгу көннәрен түземсезлек белән көтүләрен әйтте.
Тулаем алганда, районда техниканы әзерләү планлы рәвештә узган көздән үк башланган. Аларны ремонтлау графигы, бу эш белән шөгыльләнәчәк звеноларның эш тәртибе алдан ук төзелгән булган. Хәзер авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тулысынча төгәлләнеп килә. Тракторлар, тырмалау агрегатлары, чәчкечләр әзер инде. Язгы кыр эшләрендә 110 трактор, 20 чәчү комплексы, 24 тырмалау агрегаты, 26 культиватор, 32 чәчкеч эшләячәк. Техниканы язгы эшләргә әзерләү бәйгесе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, "Подгорный", "Бө-гелмә продкорпорациясе", "М. Җәлил исемендәге", "Се-
мена", "Акбаш-Агро" хуҗалыклары алдынгы дип табылды.

Район башлыгы, техник хезмәт күрсәтү вакытын гына исәпкә алмаганда, тракторларның тәүлек әйләнәсенә өзеклексез эшләргә тиеш булачагына басым ясады. Профессиональ белгечләр кирәк, алар юк икән, өстәмә рәвештә әзерләү таләп ителә.
Язгы кыр эшләренә әзерлекне кирәк дәрәҗәдә оештыру, оешмаларга оператив һәм технологик ярдәмнәрне вакытында күрсәтүне тиешенчә тәэмин итү максатында, атна саен семинарлар уза, авыл хуҗалыклары белән эшләү өчен җаваплы итеп җитәкче затлар билгеләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: