Бөгелмә авазы

Яз һәм укы, язылып куй "Бөгелмә авазы"на, калма ел азагына

Татар-төрек лицеенда эшләгән елларым. Руслашкан Бөгелмә җирендә татарларның, ниһаять, үз басмалары - "Бөгелмә авазы" барлыкка килде.

Газетаның тиражын ничек арттырырга соң дип уйлаган чакта, башыма бер уй килде: нигә әле аны лицей укучылары арасында таратмаска. Бу турыда укучыларыма да әйттем, алар бик теләп риза булдылар. Һәм шулай итеп, һәр атнада ике мәртәбә редакциядән дистәдән артык газетаны барып алып, лицейга илтеп тарата торган булдым. "Бөгелмә авазы"нда чыккан кайбер кызыклы хәбәрләр турында фикер дә алыша идек.
Газета хезмәткәрләре дә бездә еш кунакта булдылар. Аның мөхәррире Мәхтүм Мостафин лицей укучылары белән очрашуга Габдрахман Низамов, Рәшит Мозаффаров, Рифкать Сәлимов һ.б. җирле каләм осталарын алып килә иде. Яраткан басмабызга да 25 яшь тулып килә инде. Киләчәгең якты булсын, тиражың гел-гел артып торсын, озын гомерле булырга насыйп итсен. Шагыйрь әйтмешли:
Каршыларга язсын әле
Йөз дә бер яшеңне дә.
 
 
Газетасыз калсаң әгәр,
Түзмәссең газабына
 
"Бөгелмә авазы" - дустыбыз,
Киңәшчебез күп вакыт.
Мәктәп хәлләрен беләмен,
Укысам кулга алып.
 
Туганым кебек газетам,
Көтәм күңелем белән,
Авырганда шифа табам,
"Аваз"ым, синең белән.
 
Бөгелмәбез хәбәрләрен
Җиткерәсең халыкка,
Өндисең син милләтемне
Дөреслеккә, хаклыкка.
 
Аҗагандай яктыртасың
Милләтнең мәнфәгатен,
Урын ала һәр саныңда
Дөньяның мәшәкате.
 
Егерме биш яшь тулып килә
"Бөгелмә авазы"на,
Яз һәм укы, язылып куй,
Калма ел азагына.
Газетасыз калсаң әгәр,
Түзмәссең газабына.
Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
педагогик хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: