Бөгелмә авазы

Яшлеккә – мәйдан

25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Әлеге көн Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана. Бу кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, әлеге көн - төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калганнарның да уртак...

25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Әлеге көн Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана.

Бу кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, әлеге көн - төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калганнарның да уртак бәйрәме. Мөстәкыйль тормышның беренче дәресләре, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры ул.

Бөгелмәлеләр дә романтиканы хуш итә. Бу көн уңаеннан,яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге бал оештырды.

Ул ЗАГС бүлегенең олы залында гөрләде. Классик музыкага купшы күлмәк кигән кызлар, смокинглы егетләр вальс әйләнде.

-Егермедән артык пар катнашты. Болар - шәһәребезнең урта һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләрее студентлары. Алар кичәдә төрле конкурсларда катнашып, "Король бала", "Королева бала" титуллары өчен ярышты, - ди Бөгелмә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Константин Круглов.

Бу уңайдан студент елы хатирәләрен безнең хезмәттәшләребез дә искә алды.

Ләйсән Бикбулатова, "Бөгелмә авазы" газетасы баш мөһәррире:

- Студент еллары иң күңелле вакыт булып истә калган. Истәлекләргә кереп чумсаң, башлар әйләнеп куя. Маҗараларыбыз беренче курстан ук башланды. Бу - "студентлыкка багышлау" мизгеле. Моның өчен беренче курс студентлары электричкага утырып, билгеләнгән станциядә төшеп, урманга керергә тиеш иде. Ә анда инде безне икенче курс студентлары көтеп торды. Безнең өчен "махсус ботка" (су белән тоз, борыч, ипи кушып ясалган) әзерләгән иде алар. Һәркем үзенә бүленеп бирелгән ботканы ашагач кына син горурланып "студент" исемен йөртә аласың. Шулай булгач, күңел болгандыргыч ботканы ашадык инде, кая барасың, ә икенче елны беренче курс студентларына шундый ук ботканы ашатып, үчебезне алдык... Хәзер бу турыда истәлеккә калган фотолар гына саклана... Әмма интернеттан гына булса да, барысы белән дә аралашып, фотоларны карап, сагынуымны басам. Мин тагын бер тапкыр шул чорга кереп чумар идем әле. Һичшиксез, студент елларын, университетыбызны, укытучыларны, бу бәйрәмне сагынам һәм сагыначакмын!

Ләйсән Йосыпова, сайт редакторы:

- Студентлар күңелле яши белә торган кешеләр. Кызыклы чор тулай торак белән бәйле инде ул. Мин анда Бөгелмәнең педагогия училищесында укыганда яшәдем. Ә студентлар өчен анда яшәү үзе бер күңел ачу чарасы иде инде ул, төнгә кадәр дәрес әзерләүме, кызык-мызыклы чаралар оештырумы (дәрес әзерләргә вакыт калмый иде)...

Татьяна көне белән бәйле чор экзаменнар тапшыру вакыты булып тора. Укытучыларым Фирая Каюмова. Фәния Ибраһимоваларга зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Бик көчле укытучылар иде. Студент еллары һәрберебезнең күңелендә дуслык, иҗади уңышлар белән тулы бәхетле вакыт булып истә калды.

Без дә үз чиратыбызда, студентларны бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Уңышлар телибез.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Юлия Исмагыйлева фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: