Ярдәм кулы сузыйк!

Ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү.
Татьяна КУПЧЕ,
социаль яклау идарәсе җитәкчесе.
Ләйсән Зәйнуллина тәрҗемәсе.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр безнең арада яшиләр, аларның авыруларын җиңәргә тырышуларына, рухи яктан көчле булуларына сокланып карыйсың.
Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны - 8479, шуларның 323е - гарип балалар. Аларга тормыш авырлыкларын җиңәргә, җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итү безнең бурычыбыз булып тора.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. 30 ноябрь көнне шәһәребездә "Шәфкатьлелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү фондына әйберләр һәм акча җыю буенча хәйрия марафоны узды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, аз тәэмин ителгән гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм күрсәтү чарасы хакимият вәкилләрен, шәхси эшмәкәрләрне, җәмәгатьчелекне берләштерде (рәсемдә).
Күпчелек гарипләргә, актив тормыш алып бару өчен, физик һәм психологик киртәләрне җиңеп чыгарга туры килә. Йөрүе авыр булганнарга җәмәгать транспортына эләгү мөмкинлеге юк, кайбер очракларда хәтта алар өйләреннән дә чыга алмыйлар. Инвалидлар өчен шулай ук белем алу һәм эш табу зур проблема булып тора.
Нәкъ менә шуңа күрә Бөгелмә муниципаль районында "Инвалидларга мәгълүмат һәм социаль инфраструктура объектларына эләгү мөмкинлеге тудыру" программасы кабул ителде. Беренче адымнар инде ясалган, ләкин алда әле зур эшләр көтә: биналарны, коляскалы инвалидлар яши торган торак йортларны кирәкле чаралар белән җиһазландыру. Бу чаралар инвалид балаларга гадәти мәктәпләрдә белем алырга, социаль инфраструктура биналарына керергә һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудыра.
Без ярдәмгә, игътибарга мохтаҗлар турында беркайчан да онытырга тиеш түгел. Аларга ярдәм кулы сузыйк!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 17:23Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.2200
-
17 гыйнвар 2021 - 15:34Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...2500
-
17 гыйнвар 2021 - 11:31Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.7200
-
17 гыйнвар 2021 - 10:222021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.4300
-
17 гыйнвар 2021 - 09:41Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (18-24 гыйнвар) 18–24 гыйнварда ай үсүгә таба бара. Бизнеста һәм эш урынында теләсә нинди планнарны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Бу бигрәк тә югары вазифа биләүчеләр өчен актуаль. Тәвәккәллек күрсәтеп, экспериментлар ясаудан курыкмагыз. Оттырмассыз!4700
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!”Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.5100
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.31600
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдылар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.19600
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.19400
-
15 гыйнвар 2021 - 16:39Гыйнвар аенда Бөгелмә театры тамашачыларга нәрсә тәкъдим итәчәк? 15 гыйнварда театр сәхнәсендә тамашачылар «Хуш, конферансье» спектаклен күрәчәк.14800
-
15 гыйнвар 2021 - 09:36Бөгелмәдә банк картасыннан акча урлау очраклары ачылды Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүченең күптән түгел Уфа шәһрендә кәрәзле телефонын югалтуы ачыклана. Аны Самара өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-егет табып ала.13100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика