Бөгелмә авазы

Ямьләнерме су буе?

2016 елда реконструкцияләнә башлаган Бөгелмә сулыгында быел да эшләр дәвам иттереләчәк. Аның проект планы инде әзер. Бөгелмә сулыгын тагын нинди үзгәрешләр көтә? Бу мәгълүматны баш архитектор Марсель Каюмов шәһәр төзелеше советы әгъзаларына тәкъдим итте. Бөгелмә ямьләнүен дәвам итә. Быел шәһәр үзәгендәге сулыкны тагын зур үзгәрешләр көтә. Проектка күз салсаң, һушың...

2016 елда реконструкцияләнә башлаган Бөгелмә сулыгында быел да эшләр дәвам иттереләчәк. Аның проект планы инде әзер. Бөгелмә сулыгын тагын нинди үзгәрешләр көтә? Бу мәгълүматны баш архитектор Марсель Каюмов шәһәр төзелеше советы әгъзаларына тәкъдим итте.

Бөгелмә ямьләнүен дәвам итә. Быел шәһәр үзәгендәге сулыкны тагын зур үзгәрешләр көтә. Проектка күз салсаң, һушың китәрлек. Ярослав Гашек урамын җәяүлеләр юлына әйләндерү хакында инде сүзләр чыккан иде. Әлеге идеядән баш тартмаганнар, төп үзгәрешләр нәкъ анда булачак. Киләчәктәге үзгәрешләр бу урамда урнашкан оешмалар, йортлар өчен унайсызлак тудырмас дип фаразлана. Күптөрле арт-объектлар, газоннар, спорт мәйданчыклары, пергололар, велосипед юлы, төрле төстәге утлар (һәр зонаныкы үзенчәлекле булыр дип көтелә) күздә тотыла проектта. Бөгелмә сулыгы функциональ яктан нык туендырылган булыр дип көтелә.

Төп идеядә өч юнәлеш: табигать, ландшафтлы дизайн һәм Бөгелмә тарихы. Ләкин шәһәр төзелеше советы әгъзалары тәкъдим ителгән проектта тарих чагылышын күрмәде. Һәм бу юнәлештә үзгәрешләр кертергә киңәш итте. Тагын бер борчыган мәсьәлә - ул суның яшел булуы. Тирә-як ямьләнү турында сүз күп, ә суны чистарту хакында - ләм-мим. Бу мәсьәләне чишү буенча инде эшләр башкарылган булган, ләкин алар нәтиҗә бирмәгән. Экологлар анализ ясап, ак төнбоеклар утыртырга киңәш иткән булганнар, берникадәр вакыттан соң алар гомумән, юкка чыккан, әллә үрдәкләр ашап бетергән, әллә үзләре үсеп китә алмаган. Суда яшеллек күп үсүенә циркуляция җитмәү сәбәптер, дигән нәтиҗәгә килделәр. Әлеге проблеманы чишү өстендә тагын эшләр башкаруны планга керттеләр.

Бөгелмә сулыгы проекты буенча киңәшү әле булачак, бу юлы инде анда Казан авторлары катнашыр дип көтелә.

Ләйсән Бикбулатова.

Фото: проекттан күренеш

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: