Бөгелмә авазы

Ягез, бер дога

Татар телевидениесе белән без - хезмәттәшләр, уртак максатка хезмәт итәбез, халкыбызга аң-белем һәм мәгърифәт таратабыз.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Бөгелмәнең татар телевидениесе күпсанлы иҗади бәйгеләрдә канатын ныгытты. Ул атнасына ике тапкыр "Изһар" яңалыклар программасы белән (аңа искиткеч матур исемне "Сандугач" радиосының мөхәррире Әсгать Закиров уйлап тапкан иде) эфирга чыга. Талантлы журналист Алсу Мөкатдәс җитәкләгән иҗади төркем милли тапшырулар да оештырыр иде, әмма аларга химаяче табу кыенрак. Шулай да болытлы көннәр арасында кояш та ялтырап китә, кайчагында фильмнар төшерү бәхете дә эләгә. Чынлап та, бу - иҗат кешесе өчен зур бәхет, чөнки, ниһаять, хыялда гына йөрткән кабатланмас идеяләрне, Бөгелмә кешеләренең йөзендәге матурлыкны, аларның тормыш батырлыгын экранга чыгарырга җай туа.

Реклама

Менә бу көннәрдә без аларның тагын бер иҗат җимеше әзер дигән хәбәр алдык. Март аенда башланган төшерүләр, ниһаять, тәмам булган. Архив материаллары белән таудай эш өстән төшкән. Чакырылган кешеләр белән әңгәмәләр тыңланган. Берничә йокысыз төннән соң кадр артында укылачак текст та язылып беткән. Һәм менә мин, әлегә нибары икенче тамашачы буларак, дөньяга аваз салган яңа фильмны карарга Алсудан рөхсәт алам...
Ул - сөекле мәгърифәтчебез, пакь күңелле укытучыбыз Һади Атласи турында. Беренче мизгелләрдән соң ук мин хисләр ташкынына биреләм: Һади абыйның күз яшьләренә уралган язмышы җансыз ташка да җан өрер, мөгаен. Аның бөтен үкенечле тормыш юлы халык театры артисты Руслан Җәләев тасвирында хәтеремдә яңара. Кадрдагы һәр кешене таныйм - менә тарихчы Алсу Мөхәммәтдинова, менә туганымдай якын Дамир абый Асылов, бер дә үлмәгән кебек, шундый матур! Ул экраннан миңа туп-туры карап, Һади Атласиның йортына һәйкәл куярга кирәк, ди, ә мин, күзләремдәге мәңге кипмәс яшь аркылы, баш кагам: аңладым, Дамир абый, аңладым. Менә Угыз абый Атласов үзе, күр инде - ул да исән чакта рәхим-шәфкать илә кадрга кереп калган да архивта сакланган икән! Менә Һади абыйның оныгы Әлфия Атласова һәм аның улы, Атласиларның дүртен-че буын ир баласы Әмир Атласи!
Мин Әмирнең йөзеннән таныш, сөекле чалымнарны эзлим һәм аларны табам. Шул чакта экранда Һади абыйның йөзе пәйда була. Аны күрү белән тетрәнү кичерәм: минем алда тарихның пәрдәсе ачыла, күзләремне томалаган сөрем коела - бу шул ук йөз, бу шул ук гәүдә, шул ук бераз самими дә, бераз аптыраулы да күз карашы. И Һади абый, үзең исән булсаң икән дә шушы газиз балаңны күрсәң икән! И Угыз абый, син дә исән булсаң икән дә аналы-уллы шушы ике ятимне усал тормыш җилләреннән саклый алсаң икән!..

Я, Алсу җаным, әйдә бер дога: "Я Раббым, Син ятимнәрне саклаучы, Син күз яшьләрен сөртүче, Син сагынуларны басучы, Син тарау ятканны җыйнаучы һәм тормышны дәвам иттерүче һәм бер Сиңа гына сыенам, бер Синнән генә яклау эзлим..."

Рәсемдә: татар телевидениесенең иҗат төркеме - мөхәррир Алсу Мөкатдәс (уң якта баскан), монтаж ясаучы Илнур Хөсәенов һәм хәбәрче Ләйсән Зәйнуллина.

Ред. Фильмның эфирга чыгу вакытын өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: