Бөгелмә авазы

Яңа ел бураннары

*ЮХИДИ кисәтә Яңа елның беренче атнасында ук республикабыз территориясендә һава шартларының тотрыксызлыгы күзәтелә башлады: я суыта, я җылыта, ә бу көннәрдә исә я ишеп кар ява, я буран дулый. Бүген дә әнә юлларда кар көртләре күзәтелә, үзе бозлавык та. Боларга бәйле рәвештә, Татарстанда автопоездлар составындагы авыр йөк транспортының хәрәкәте чикләнде....

*ЮХИДИ кисәтә

Яңа елның беренче атнасында ук республикабыз территориясендә һава шартларының тотрыксызлыгы күзәтелә башлады: я суыта, я җылыта, ә бу көннәрдә исә я ишеп кар ява, я буран дулый. Бүген дә әнә юлларда кар көртләре күзәтелә, үзе бозлавык та.

Боларга бәйле рәвештә, Татарстанда автопоездлар составындагы авыр йөк транспортының хәрәкәте чикләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе транспортта торак пунктлардан читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә, шулай ук руль артына утырырга туры килсә, Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди.

Бүгенгедәй катлаулы һава шартларында ике транспорт арасы куркыныч янамаслык булырга тиеш. Каршы хәрәкәт юлына чыгуга бәйле маневрлар ясамагыз, шулай ук җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынына якынлашканда да бик сак һәм уяу булу сорала.Машинада йөртүченең дә, пассажирларның да куркынычсызлык каешларын эләктерүе мәҗбүри. Балалар бар икән, алар Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрендә таләп ителгәнчә утыртып йөртелергә тиеш.

Истә тотыгыз, иминлек һәр очракта да, беренче чиратта, үз кулыбызда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: