Бөгелмә авазы

Җәй – эшнең иң кызган чагы

11 май көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә катнашучыларны республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлауның торышы белән ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин таныштырды.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Татарстанда капиталь ремонт программасына кергән төзәтеләсе йортларда эшләр башланган, 1603 миллион сумлык эш башкарылган. Барлык чыганаклардан капиталь ремонт программасына каралган 1762 миллион сум акча күчерелгән.

Фатирларга индивидуаль җылылык кертүгә килгәндә, министр 2012 елда 354 күпфатирлы, 231 шәхси йортта ике контурлы казаннар кую планлаштырылганлыгы турында хәбәр итте. 15 сентябрьдә тәмамланырга тиешле бу эшләр 17 подряд оешмасы тарафыннан график нигезендә алып барыла.

Бөгелмә муниципаль районы Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Виктор Пивсаев быел программага кергән 50 йортта да эш башлануы турында хәбәр итте. Башкарылган эш өчен подрядчыларга 58,645 миллион сум акча күчерелгән (барлык чыганаклардан җәмгысе 71,528 миллион
сум акча җыелган). 10 майга үтәлгән эш күләме 32 процент тәшкил итә. Аерым алганда, түбәсе алыштырылырга тиешле 41 йортның 18ендә эш бара, 8 күпфатирлы йортта түбә ябу төгәлләнгән. 26 йортның фасады (план буенча - 47) яңартыла, 5 йортта кайнар су системасы алыштырыла, 1сендә эш тәмамланган (план буенча - 6).

Киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов республиканың сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын уңышлы тормышка ашырганы өчен 603 миллион сум күләмендә федераль бюджеттан өстәмә акча алуын искә төшерде. Ул бу акчаларны фельдшер-акушерлык пунктларын төзекләндерүгә, яңаларын төзүгә юнәлтергә тәкъдим итте.

Реклама

Татарстанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләре график буенча бара. 36 муниципаль берәмлектә дә 150 мәктәптә (барлыгы 800 мәктәп капремонт таләп итә) төзекләндерү эшләре башланган. Рөстәм Миңнеханов өстәмә эшләрне башкарып чыгу өчен химаячеләр җәлеп итү кирәклеген кабат искә төшерде. Президент шулай ук иң яхшы ремонтланган мәктәпне ачыклау өчен бәйге оештырырга тәкъдим итте. Башкарылган эшләрнең сыйфаты төп критерийларның берсе икәнлеген искәртеп, ул җиңүчегә төп бүләк сыйфатында премия яки җиһаз бирү тәкъдимен кертте һәм сүзенең соңында:
"1 сентябрь - балалар өчен бәйрәм. Уку елы башына белем бирү учреждениеләрендә төзелеш эшләрен тәмамларга", - диде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, киңәшмә барышында Президент һәм министр әйткәннәрне куәтләп, 2012 елга алынган планнарның вакытында үтәлүенә игътибарны арттырырга, капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла торган объектларга депутатларның рейдларын яңартырга кушты.

Бөгелмә зонаара дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Руфан Галиев белгечләрнең бәйрәм чорында капремонт уздырылучы кайбер йортларда булып, аларда эшләүчеләрнең хезмәтне саклауга, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә салкын карашын билгеләп узды. "Бу тикшерүләр профилактика һәм кисәтү характерында булды. Киләчәктә протоколлар төзи башлаячакбыз", - диде ул. Эшнең сыйфатына карата барлыгы сигез күрсәтмә төзелгән, кимчелекләр тиз арада төзәтелгән.

Әйткәнебезчә, Бөгелмәдә быел 6 мәктәптә - аерым предметларны тирәнтен үзләштерү белән шөгыльләнүче 5 нче һәм 6 нчы урта мәктәпләр, 8 нче,
9 нчы, 12 нче гомумбелем бирү мәктәпләре һәм Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясендә капиталь ремонт уздырылачак. Моның өчен рес-публика бюджетыннан финанс күләме 82339133 сум билгеләнгән.

Бүгенге көндә 14 нче татар гимназиясендә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара. Чагыштырмача яңа мәктәп саналса да, аның ике катлы төп бинасы 1939 елда ук сафка бастырылган икән. Билгеле инде, агачтан эшләнгән конструкцияләр тулысынча череп бет-кән дияргә була. "Эш күләмле булса да, Әлмәтнең "Мегастрой-Компани" җәмгыяте (җитәкчесе - Зөлфия Ихсанова) төзүчеләре (рәсемдә) мәктәпне ремонтлау эшен 10 августка тәмамларга сүз бирделәр", - ди гимназия директоры Фәнис Гайнуллин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: