Бөгелмә авазы

Ватанны саклаучылар көне белəн!

Хөрмəтле бөгелмəлəр! Кадерле хəрби хезмəткəрлəр, Кораллы Көчлəр ветераннары! Сезне чын күңелемнəн Ватанны саклаучылар көне белəн тəбрик итəм! Бу бəйрəм - буыннар арасындагы өзеклексез ныклы элемтəне, хəрбилəрнең Россия дəүлəте каршындагы бөек казанышларын таный торган чын халык бəйрəме. Илебез тарихы батырлык һəм каһарманлык, рухи ныклык, Ватанны яратуның гүзəл үрнəклəренə бик бай. Сугыш...

Хөрмəтле бөгелмəлəр!

Кадерле хəрби хезмəткəрлəр, Кораллы Көчлəр ветераннары! Сезне чын күңелемнəн Ватанны саклаучылар көне белəн тəбрик итəм! Бу бəйрəм - буыннар арасындагы өзеклексез ныклы элемтəне, хəрбилəрнең Россия дəүлəте каршындагы бөек казанышларын таный торган чын халык бəйрəме. Илебез тарихы батырлык һəм каһарманлык, рухи ныклык, Ватанны яратуның гүзəл үрнəклəренə бик бай. Сугыш елларындагы тиңдəшсез җиңүлəре, тыныч тормыштагы хезмəте, халкыбызга бирелгəнлеге белəн безнең армия дəрəҗə, мəхəббəт һəм ихтирам хислəре яулады. Бүгенге көндə "кайнар нокта"ларда хезмəт итүче, Россия армиясенең төрле хəрби частьларында һəм подразделениелəрендə зур җаваплылык белəн төбəгебез данын яклаучы якташларыбызга аерым рəхмəт сүзлəре җиткерəм. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Кораллы Көчлəр ветераннары, локаль сугышчан бəрелешлəрдə, хəрби хəрəкəтлəрдə катнашкан ветераннар, сезнең алда хөрмəт белəн баш иябез! Һəммəгезгə дə ныклы сəламəтлек, бəхет, хəерле озын гомер, гаилə иминлеге телим! Күгебез һəрчак аяз булсын, һəрбер йортта шатлык, җылылык һəм үзара аңлашу тантана итсен.
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмə муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмə шəһəре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: