Бөгелмә авазы

Уңыш язмышы – игенчеләр кулында.

Бөгелмә муниципаль районында быел бөртекле культуралар утырту өчен мәйданнар артты.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы машиналарын техник карауга актив әзерлек бара.

Бөгелмә игенчеләре язгы кыр эшләренә бердәм керешәчәк, ә әлегә район хуҗалыкларында чәчү кампаниясенә соңгы әзерлек бара.

Мэриядә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренең махсус киңәшмәсе узды. Җыелучылар чәчү кампаниясен уздыру, чәчү мәйданнары структурасы, чәчүлек орлыклар, ягулык-майлау материаллары, үсемлекләрне саклау чаралары һәм минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Техниканың торышына һәм финанс ресурслары булуга аерым игътибар бирелде.

Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев быел бөртекле культуралар мәйданнарының 10 087 гектарга артуын, чиста пар җирләренең 3 448 гектарга кимүен һәм азык культуралары мәйданнарының бер шартлы мөгезле эре терлеккә тиешле нормативка җиткерелүен билгеләп үтте.

Эш планнарын кабул итү вакытында Т. Таһирҗанов районның профильле уку йортларыннан яшь белгечләрне җәлеп итәргә кирәклеген әйтте. Министр урынбасары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының язгы кыр эшләрен сыйфатлы башкаруга юнәлдерелгән дәүләт ярдәме чаралары, авыл хуҗалыгы техникасына тотылган чыгымнарны каплау шартлары һәм сроклары белән таныштырды.

Уңыш дөрес сайланган чәчүлек орлыкларның сортларына һәм аларның сыйфатына, минераль ашламалар күләменә һәм ничек кертелүенә, квалификацияле механизаторлар идарә итәргә тиешле яхшы әзерлекле техникага бәйле, диелде.

– Бу язда төрле модификациядәге 176 трактор эшкә җәлеп ителәчәк, аларның 42се чит илдә җитештерелгән, – ди Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Николай Краснов. – 38 чәчү комплексы әзерлек сызыгында. Барлык кирәкле техника кырга чыгуны көтә. Туфрак кибүгә, игенчеләр уҗым культураларын тукландыруга, ә аннары дым каплатуга керешәчәкләр. Сабан культураларын чәчү бераз соңрак башланачак, аны игенчеләр иң яхшы агротехник срокларда төгәлләргә ниятли. Сөрүлек җирләренең иң күбесе “Северная Нива Татарстан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять өлешенә туры килә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәтчәннәренә 30 мең гектардан артык уңдырышлы туфрак эшкәртәсе бар дигән сүз. Нигездә, бу күпьеллык үләннәрне карау, чөнки хуҗалык сөт җитештерүне үстерә, анда савым сыерлары өчен күп күләмдә азык кирәк.   “Төньяк Нива Татарстан”да техника сенаж һәм печән ташуда кыш буе эшләсә дә, механизаторлар агрегатларны кыр эшләренә вакытында әзерләгәннәр.

Бүгенге көндә М. Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, “Рассвет”, “Колос” җәмгыятьләре, “Подгорный” игенчеләре сабан культураларын чәчүгә 100 процентка әзер. Узган еллардагы кебек үк, агросәнәгать комплексының барлык предприятиеләре өчен дә ташламалы дизель ягулыгы каралган, бер килограммы чама белән 36 сумга төшә, бу заправкалардагы бәяләргә караганда 10 сумга арзанрак чыга. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Минераль ашламалар кертүгә һәм сыйфатлы орлыклар сатып алуга игътибарны юнәлтте.

Быел ярдәм итүнең стимуллаштыручы формасы сакланды. Мәсәлән, гектарга 35 килограмм тәэсир итүче матдә – ашлама туплаган һәм тиешле документлар тапшырган хуҗалыклар һәр гектарга 515 сум исәбеннән бюджет ярдәме алачак. Бу өстәмә рәвештә гектарга тагын 12 килограмм шундый тукландыру чаралары булган матдәләр сатып алырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта районда һәр гектарга 33әр килограммнан артык күләмдә ашлама тупланган. Ә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы чәчү эшләре вакытында ашламаны һәр гектарга 70 килограммга кадәр кертеп башкару бурычын куйды. Игенчеләрнең сүзләренә караганда, нәкъ менә минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алуның нигезе булып тора: үсемлек составында шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта.

Хуҗалыкларда бу көннәрдә авыл хуҗалыгы машиналарына һәм туфрак эшкәртү агрегатларына техник карауга актив әзерлек бара, күргәзмә Муса Җәлил исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгында узачак. Документларның дөрес рәсмиләштерелүенә, техниканың торышына, аптечка, ут сүндергечләр белән тәэмин ителешкә аерым игътибар биреләчәк. Язгы кыр эшләрендә катнашучы игенчеләр белән инструктаж үткәрәчәкләр, шулай ук хезмәтне саклау чараларын үтәү турында сөйләячәкләр. Болар барысы да  басулар алтынланып утырыр дәрәҗәдә итеп иген үстерергә һәм көзен мул уңыш җыеп алырга мөмкинлек бирәчәк.

Сергей БРЮХАЧЕВ

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: