Бөгелмә авазы

Уртак эш гөрләп барсын

Бөгелмәдә гомер итүче Илшат Сабиров "Татнефтегеофизика" трестына эшкә 1981 елда килә. Ул чакларда, күп еллар узгач, геофизиклар династиясенең башлангычы булып торачагын күз алдына да китерми әле ул.

35 елдан артык гомерен Илшат Әхмәдулла улы кыр партияләрендә уздыра. Кырымнан алып, Баренец диңгезенә кадәр төрле төбәкләрдә эшләргә туры килә аңа. Хәзер инде проект-смета документларын әзерләү һәм экспертиза секторы геофизигы күбрәк вакытын үз кабинетында уздыра.

 

Абыйсы эзеннән

Һөнәр сайлаганда Илшатка икетуган абыйсы Рәшит Габделсабировның йогынтысы бик көчле була. Ул геофизика партиясендә оператор булып хезмәт итә, үзенең эшчәнлеге турында бик еш сөйли торган була. Аның сөйләгәннәреннән рухланып, безнең язма герое да ул вакытта геофизикада яңа юнәлеш булып торган Октябрьский нефть техникумына документларын тапшыра.    

Укуын тәмамлап, диплом алгач, яшь белгеч юллама буенча Бөгелмәгә җибәрелә. Моның өчен бик шатлана ул, чөнки Бөгелмә аның туган авылы Усман-Ташлыга бик якын бит.  

Студент елларында ук Илшат геофизика эшенең бөтен романтикасын таный һәм гашыйк була. Көньяк Уралда уздырган беренче практикасын әле дә булса, бик сагынып, сокланып искә ала ул. Шулай да эшнең бөтен нечкәлекләрен, үзенең дөрес юл сайлаганын тирәнтен аңлау аңа соңрак, югары уку йортында алган белемнәрен мөстәкыйль куллана башлагач кына килә. Ул беренче сугышчан чыныгуны Оренбург өлкәсенең Шарлык районында сейсморазведка партиясендә эшләгәндә ала. Ә анда юлламаны аңа, яшь белгеч белән сөйләшеп, киләчәккә планнары белән танышкач, трест управляющие Эдуард Халабуда үзе бирә.  

Партиядә мине яхшы каршы алдылар. Беренче начальник, Николай Иванович Володин, мине күп нәрсәгә өйрәтте, мөстәкыйль рәвештә үз көчемне сынап карарга да мөмкинлек бирде. Бу бик мөһим нәрсә. Чөнки практика белән ныгытылмаган теория – үле белем ул. Барысын да үз кулың белән эшләп карасаң, булган белем тормышка аша башлый. Күп нәрсәгә, кем әйтмешли, эш барышында өйрәндем. Сейсмоаппаратураны да үзләштердем. Ул вакытта компьютерлар юк иде бит әле, барлык фильтрларны, көчәйткечләрне кулдан көйли идек, отверткалар белән. Минем беренче остазым – икетуган абыем. Аннары инде мин үзем дә оператор булдым, – дип сөйли Илшат Әхмәдулла улы.

Дуслыктан – мәхәббәткә

Тиздән егетне армиягә алалар. Бөтен партия бер булып озата аны. Электр кырынгычы – ул заманнар өчен бик тә сирәк һәм затлы нәрсә – бүләк итәләр. Яхшы хезмәт итеп, тизрәк исән-сау әйләнеп кайтырга дигән “бурыч” йөклиләр. Ике елдан соң Илшат кайтып, тагын үз хезмәт вазифаларына керешә.  

Хатыны Зәлия белән мәктәп елларыннан ук таныш була. Бер сыйныфта укыйлар, бик озак еллар дус булып йөриләр. Кыз авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, колхозда хисапчы булып эшли. Илшат армиядән кайткач, ике яшь йөрәк кавыша – туй ясыйлар. Бөгелмәдә яшьләргә тулай торактан бүлмә бирәләр. Иренә якынрак булыр өчен Зәлия дә ул эшләгән сейсмопартиягә эшкә урнаша. Партия ул чакта Бөгелмә районының Чирково авылы тирәсендә урнашкан була. Саби-ровларның олы кызы Алсу шунда дөньяга килә.    

– Геофизик өчен гаиләсенең нык булуы аеруча мөһим. Безнең график катлаулы иде: егерме көн партиядә эшлибез дә, аннары атна ярым өйдә торабыз. Гаиләм белән ешрак күрешергә тырыша идем, – дип искә ала геофизик. –  Эштә бит план үтисе, алай гына да түгел, арттырып үтисе. Һөнәри үсеш юлың да, разрядың да, акчаң да шуңа бәйле.  

Сүз уңаеннан, икенче кызлары Гүзәл тугач, гаилә трест аша ике бүлмәле квартир ала. 

Авыр чорлар

1998 елда Илшат Әхмәдул-ловичны партиянең техник җитәкчесе итеп билгелиләр. Яңа вазифа бар көч һәм белемне эшкә җигүне таләп итә. Бик тә катлаулы чор була ул. Ил үзгәрә, икътисад... Кешеләргә хезмәт хакы түләмиләр. Бартер хисабына җан асрарга туры килә. Күп сервис оешмалары бу сынауларны уза алмый, әмма Бөгелмә геофизиклары бирешми, ерып чыга. Коллективны да, үз позицияләрен дә саклап кала алалар. Алар һөнәри яктан тагын да шомара төшә, чыныга гына.   

– Компаниябез белән бергә күргән һәм кичергән хәлләрдән соң, мин инде үз оешмама йөз процентка ышанам. Кыен чакта мине ялгыз калдырмаячакларын беләм. Тотрыклы оешма, ул булдыра алмаган бер эш тә юк, – дип саный предприятие әгъзасы.   

Буыннар дәвамчылыгы

Моннан егерме ел элек Илшат Сабировны Коми Республикасындагы 5нче партиягә начальник итеп билгелиләр. Кыш көне, көннәр җылытып, җир  эрегәнче эшлиләр алар анда. Ә җәй көне Татарстан, Оренбург, Самарага кайтаралар. Мөмкинлек булган чакта, гаилә башлыгы кызларын да үзе белән йөртә.    

– Җитәкчелек хәлгә керә белә, вагон-йортлар бирә иде. Балалар да безнең белән яшәп, ничек эшләгәнне күреп үстеләр. Торак зонада атынгычлар, ка-русельләр корып куя идек. Табигать матурлыгын, тайга, елга, күлләрне күреп сокланалар иде, – ди Илшат Әхмәдуллович.  

Сабировларның олы кызлары Уфа дәүләт нефть технология университетын тәмамлаган икән, монда бер гаҗәпләнер урын да юк. Ул “Башкирнефтепродукт”та эшли. Кече кызлары да Башкорт дәүләт университетында укый, аннары Бөгелмәгә кайта. “ТНГ-Групп”та ул топографик материалларны эшкәртү эшен үзләштерә. Ире Линар белән партиядә таныша. Хәзер аларның ике сөйкемле балалары үсеп килә. Дүрт яшьлек Сәмир инде әти-әнисе белән җәйге кыр партиясендә булырга өлгергән.  

– Оныкларның да геофизик булуларын күрәсе килә. Тик кайсы юлны сайларга икәнен алар үзләре хәл итәр инде, – ди Илшат Әхмәдуллович. 

Бәйрәмнәрдә Сабировларга кунаклар җыела. Язмабыз героеның “ТНГ-Групп”ның иярчен бүлекчәсе булган “Коми-Гисс”та шартлатучы булып эшләүче абыйсы Ришат, консервация базасында эшләүче апасы Сиринә килә, туганнан туганнары Илдар һәм Илшат белән дә еш күрешеп торалар. Аларның берсе топогеофизика отрядына җитәкчелек итә, икенчесе – күтәрткеч машинисты. Зур гаилә бергә җыелганда сүз, әлбәттә, эш турында бара – аларның бөтен гомере, хатирәләре, киләчәккә планнары һәм өметләре шуңа бәйле бит. Компания уңышлы эшли икән, геофизиклар династиясе дә артачак һәм аларның уртак эше дә яшәячәк, алга барачак дигән сүз.

Валентин ЮШАНОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: