Бөгелмә авазы

Ураза гаете котлы булсын!

Бөгелмә районында яшәүче барлык мөселманнарны изге рамазан ае төгәлләнү уңаеннан һәм Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм! Бу бөек тантана - рухи чистарыну, игелекле гамәлләрне күбрәк эшләргә тырышу вакыты булып торуы белән үзенчәлекле, мөселманнарга тагын да камилләшергә һәм Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирә торган чор. Рамазан ае дәвамында Бөгелмә районы...

Бөгелмә районында яшәүче барлык мөселманнарны изге рамазан ае төгәлләнү уңаеннан һәм Ураза гаете белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Бу бөек тантана - рухи чистарыну, игелекле гамәлләрне күбрәк эшләргә тырышу вакыты булып торуы белән үзенчәлекле, мөселманнарга тагын да камилләшергә һәм Аллаһка якынаерга мөмкинлек бирә торган чор.

Рамазан ае дәвамында Бөгелмә районы мөселманнары күп игелекле эшләр башкардылар, күмәк ифтар мәҗлесләре уздырдылар, хәйрия акцияләре оештырдылар. Болар барысы да берләшүгә, туганлашуга этәргеч булып тора, рухи якынаюны тоярга мөмкинлек бирә торган гамәлләр. Мохтаҗлар турында ихлас кайгырту, моңа кадәр булган аңлашылмаучылык очракларына, бәхәс-низагларга нокта кую, җәмгыятебездә төрле кешеләр һәм милләтләр арасындателәктәшлек , аңлашу юлларын табарга омтылу - шуның ачык мисаллары.

Изге Китапның зирәк һәм акыллы күрсәтмәләренн, үгет-нәсыйхәтләрен истә тотып, бөтен дөнья мөселманнары бер-берсен шатлыклы вакыйга уңаеннан котларга, якыннарыннан хаталары өчен кичерү сорарга, хәер-сәдака таратырга ашыгалар.

Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, рухи һәм матди иминлек, тынычлык телим! Аллаһы Тәгалә сезгә дә, якыннарыгызга да яңа игелекле гамәлләрне күпләп башкарырлык көч-дәрман бирсен!

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,

Бөгелмә шәһәре мэры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: