Бөгелмә авазы

Ул кирәк булган

Бар җиһанны кавыштырган бер бәйрәм бар, ул да булса, Аллаһ Рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килеп, безне олы шәрәфкә күмгән көн - Мәүлид көне. Раилә ХАФИЗОВА. Әйтерсең лә, шул көнгә кадәр җир йөзе томанлы булып, күк йөзендә якты кояш булмаган да, ул көнне генә кояш чыгып, кешеләр-гә сәгадәтле ислам нурын чәчә...

Бар җиһанны кавыштырган бер бәйрәм бар, ул да булса, Аллаһ Рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килеп, безне олы шәрәфкә күмгән көн - Мәүлид көне.
Раилә ХАФИЗОВА.


Әйтерсең лә, шул көнгә кадәр җир йөзе томанлы булып, күк йөзендә якты кояш булмаган да, ул көнне генә кояш чыгып, кешеләр-гә сәгадәтле ислам нурын чәчә башлаган! Бу көн - кальбебезне нечкәрткән, күзләребезне чишмәдәй саф яшьләр белән чылаткан мөкатдәс көн. Бу көн - Аллаһы Тәгаләнең безгә бер сәбәпсез, бары үзенең олы мәрхәмәте һәм сөюе хакына гына күрсәткән игелеге.
"Үз араларыннан аларга Аллаһның аятьләрен укучы, (яманлык вә мөнкәрдән) арындыручы һәм китап вә хикмәт өйрәтүче пәйгамбәр җибәреп, Аллаһ мөэминнәргә зур игелек кыла" (Әл-Гыймран сүрәсе, 164 нче аять).
Әйе, ул безгә гыйлем өйрәтергә килә, ә без исә, үз чиратыбызда, аның нурлы хозурында үзебезне табарга,
йөрәгебездәге яктыны үсте-рергә һәм мәңгелек ахирәт юлына басып, аңа булган исәпсез-хисапсыз бурычыбызны түләргә тиеш булабыз.
"Сыймам", - диде
Хак Тәгалә җир вә күкләргә,
Җәүһәрдәй беленде
йөрәк түрендә.
Җомга саен мәчетләрне шыгрым тутырган кешеләр-не күргәнегез бар микән? Әгәр булса, күпчелекнең яшьләр икәнен беләсездер. Аларны бирегә нинди көч китерә? Ул - Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) җәлеп итү көче. Күңелләр Ул тараткан нур хозурына яктыга очкан күбәләктәй омтыла, зиһеннәр, шифалы яңгыр-дан соң тулган Нил суы күк, Коръән мәгънәсе белән тула.
Әйе, изге китапның асылына төшенү өчен безгә аның кебек гүзәл тавышлы сөрән салучы кирәк булган. Димәк, арабызда Ул булмаса, бу Җир шары камиллектән мәңге мәхрүм вә мәңге ятим калган булыр иде.
Күрегезче, шәһәребезнең һәр тарафына гүзәл Аллаһ йортлары баскан. Күршедә генә торган әллә күпме шәһәрдәшләребез, бергә эшләгән дусларыбыз, җәйге челләдә бер тамчы да су йотмыйча, түбәнчелек белән ураза тота. Шул хәлсез килеш тә Хак Тәгалә хозурына намазга баса һәм тән газап-ларыннан мең тапкыр артык булган рухи ләззәт, кавышу хисләрен татый, шул чак сап-салкын Кәүсәр суын йоткандай була. Инде ундүрт гасыр дәвамында бу шулай дәвам итә. Я әйтегез, пәйгамбәр өчен моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: