Бөгелмә авазы

Укытучылар укытучысы

Гомеренең 40 елын Татар Димскәе мәктәбендә балаларга математика фәне буенча белем бирүгә багышлаган ветеран укытучыбыз Халидә Шәрифуллина турында сүзем. 2 апрельдә мөхтәрәм ветеран укытучыбызның күркәм бәйрәме - аңа 85 яшь тула. Беренче карашка бик кырыс булып тоелса да, без Халидә апаны хөрмәт итә идек. Мәктәптә эшләү дәверендә ул үзен намуслы,...

Гомеренең 40 елын Татар Димскәе мәктәбендә балаларга математика фәне буенча белем бирүгә багышлаган ветеран укытучыбыз Халидә Шәрифуллина турында сүзем. 2 апрельдә мөхтәрәм ветеран укытучыбызның күркәм бәйрәме - аңа 85 яшь тула.

Беренче карашка бик кырыс булып тоелса да, без Халидә апаны хөрмәт итә идек. Мәктәптә эшләү дәверендә ул үзен намуслы, тырыш һәм таләпчән укытучы итеп танытты. Барлык сәләтен, түземлеген һәм күңел җылысын салып оештыра иде ул дәресләрен. Чын мәгънәсендә, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән укытучы. Әйе, укытучы, чөнки бүген дә ул үзен укытучы дип хис итә, бүген дә ул күңеле белән мәктәптә.

Әлегедәй хәтердә, математика дәресе бара. Апабыз, бар мөмкинлеген җигеп, һәр балага аңлашырдай итеп, яңа тема аңлата. Зур такта төрле саннар, математик тамгалар белән тула, ә укытучыбыз… акбурга бата. Менә шулай бөтен барлыгын биреп үткәрә иде ул математика дәресләрен. Әлбәттә, без дә тырыша идек. Шулкадәр хезмәт юкка чыгарга тиеш түгел ләбаса. Дөрес, мәктәп булгач, укучылар арасында теләп укый торганнары да, арада укуга битарафлары да табылгандыр. Укытучыга да җиңел булмагандыр. Ләкин гомер буе ачу сакласаң, балаларны, үз эшеңне яратмасаң, мәктәптә 40 ел буе эшләп була микән ул?! Юктыр. Халидә апа да шундыйлардан.

Хөкүмәт тә аның хезмәтен күрә һәм югары бәяли. Ул өлкән укытучы, Хезмәт ветераны, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исемнәренә ия.

Татар Димскәе авылы мәктәбендә бүгенге көндә Халидә апа белем биргән укытучылар эшли. Безнең аңа бары тик олы рәхмәт сүзләрен һәм тирән ихтирамыбызны җиткерәсебез килә.

Сез укыткан укучыларыгыз исеменнән, Римма Зәйнуллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: