Бөгелмә авазы

Укытучылар форумы

11 декабрь көнне Бөгелмәдә республиканың математика һәм физика укытучылары җыелды. "Федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында физика-математика фәннәрен укытуның актуаль мәсьәләләре" дигән форумда 600дән артык мөгаллим-мөгаллимә катнашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Альбина Акимова фотосы.
Килгән кунаклар Бөгелмә мәгариф системасы тәҗрибәсе белән шәһәр һәм районның тугыз мәктәбендә таныштылар. Төшкә кадәр әлеге уку йортларында ачык дәресләр, "түгәрәк өстәл"ләр, мастер-класслар күрсәтелде. Күргәннәрдән алган тәэсирләр белән Техника йортында уртаклаштылар, нәтиҗәләр ясадылар. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Бөгелмә мәгариф идарәсе эшчәнлегенә югары бәя биреп: "Бөгелмә республикабызның мәгариф системасында лидерлар сафында бара. Үзегез дә күрдегез, биредә көчле методик система булдырылган. Һәрбер уку йорты директоры көчле шәхес булып үсеп җиткән, тырыш укытучылар коллективы тупланган. Менә шуларның нәтиҗәсе булып Бердәм дәүләт имтиханнарында һәм олимпиадаларда Бөгелмә укучыларының уңышлы чыгыш ясаулары ята да инде. Шуңа күрә Бөгелмә мәгариф системасының тәҗрибәсе белән уртаклашу кирәк. Укытучыларның чираттагы август конференциясен дә биредә үткәрү ихтималы зур", - диде. Шул ук вакытта республиканың мәгариф системасында булган "йомшак җирләр" турында да ачыктан-ачык сөйләшү булды. Физика предметын укытуның торышы министр тарафыннан шундый бәя алды. Алай гына да түгел, астрономия фәне хәзер мәктәпләрдә гомумән укытылмый икән. Әлеге хилафлыкларны бетерү юлларын бергәләп эзләделәр, алда чыгыш ясаучыларның нотыклары шул темага багышланган иде.
Бөгелмә мәгариф идарәсе җитәкчесе Валентина Кульбеда физика-математика фәннәрен укыту юнәлешендә башкарылган эшләр, булган уңышлар турында тәфсилләп сөйләде. Әлеге эштә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан мәктәпләргә күр-сәтелгән ярдәм, шуның нәтиҗәсендә, бергәләп эшләүнең уңышка илтә торган юл икәнлеген дәлилләп бирде.
Киң күләмле итеп үткәрелгән форум эшенең төп нәтиҗәсе итеп, бүгенге көндә җәмгыятебездә укытучының ролен күтәрүне, төгәлрәк итеп әйткәндә, тормышта үз урынын тапкан уңышлы укытучылар коллективын туплауны атарга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: