Бөгелмә авазы

Уңга борылсаң да ай, cулга борылсаң да вай...

Быелгы кыш декабрь башында ук үзен күрсәтергә өлгерде: ишеп кар да яуды, каты салкыннар да булып алды. Күреп торасыз, һава торышы бик тотрыксыз: бер көнне кар яуса, икенче көнне ул эри, өченче көнне инде, һава температурасы дистәләрчә градуска түбән төшеп, кинәт туңдырып җибәрә. Тик, ничек кенә булмасын, төп хакыйкать шундый:...

Әлфия МОСТАФИНА.
Ләйсән Вилданова фотосы.

Кышка керүгә, редакция телефонына шылтыратып, юлларның чистартылмавыннан зарланучылар күбәйде. "Иртән эшкә көчкә барып җиттем, чөнки, беренчедән, юллар чистартылмаган, икенчедән, автобуслар сирәк йөри һәм булганнары да кар баскан юлдан ташбака кебек әкрен кыймылдый. Җәяүлеләргә исә чистартылмаган тротуарлардан йөрерлек түгел, бозлавык…" - дип, бер бөгелмәле бу өлкәдә җаваплы җитәкче-белгечләрне эт итеп сүгеп ташлады. Каты әйтелсә дә, дөрес сүзләр. "Дөрес сүзгә җавап юк", - диләр бит. Шуңа күрә "коммунальщик"лар шуны онытмасыннар иде: чистартылмаган, яисә бозлавык юл, иң беренче чиратта, кеше сәламәтлегенә, аның гомеренә куркыныч тудыра.
Икенче берәүләрне юлларның тарлыгы борчый икән. "Олы юлның кырыйлары да тиешенчә чистартылсын иде. Кайбер урыннарда каршы яктан килүче машиналарга терәлеп диярлек хәрәкәт итәргә туры килә, бу исә, үз чиратында, авариягә китерергә мөмкин. Мәсәлән, Чернышевский урамындагы юл берьяклы гына булып калды. Машинаны үткәреп җибәрү өчен кар көртенә кереп басарга туры килә, балаларның үзләрен генә мәктәпкә җи-бәрергә дә куркыныч. Ичмасам, бер якта гына булса да, тротуар булсын иде, юк шул", - дип шылтырата шул урамда яшәүче ханым. Бу кеше белән килешми мөмкин түгел. Мәсәлән, үземнең олы улым кышка кергәннән бирле диярлек хәлемне телефоннан шылтыратып кына белешә. "Ишегалдыгызны йортта торучылар "оккупировать" итеп бетергәннәр, - дип җавап бирде ул соравыма. - Һәр метр саен диярлек, "Здесь машину не ставьте, мое место" дип, ярлык элеп куйганнар. Ә йортның икенче ягында юлларны шулкадәр тар итеп чистар-талар, машина кую түгел, ике машинага бәрелешми генә үтеп-сүтеп йөрү өчен генә дә зур осталык кирәк".

"Куда не кинь, всюду клин", - ди рус мәкале. Кыш фасылын мин үзем шәхсән машина руле артында утыручылар өчен зур имтихан чоры дип атар идем. Иртәсен-кичен юлга чыккан һәркемнән - җәяүлеләрдән дә, шоферлардан да бер-берләренә ихтирамлы мөнәсәбәттә, игътибарлы булулары сорала. Юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итүчеләргә дә эш күп анысы. Соңгы арада көчәйтелгән режимда эшләргә туры киләдер, мөгаен.
Бу темага күп язарга булыр иде, әмма иң мөһиме шул: карның нинди күләмдә явуына карамастан, юлда йөрүчеләргә юлларның һәрдаим чистартылып
торуы зарур. Ә бу юл хезмәтләренең тиз арада чара күрүеннән тора. Әле кыш башланды гына дияргә була, сынаулар - алда. Юлның тиешенчә чистартыл-
мавы кеше гомерләре өзелүгә сәбәп булмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: