Бөгелмә авазы

Төзелешләрдә эш кыза

2014 елның 5 июненә булган рәсми мәгъ-лүматларга караганда, республикада 1 миллион 75,6 мең квадрат метр торак сафка бас-тырылган (еллык биремнең 44,8 проценты дигән сүз). Бу хакта 6 июньдә узган эшлекле киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Әлфия МОСТАФИНА.
Социаль ипотека программасы буенча 86,1 мең квадрат метр мәйданлы 40 йорт сафка бастырылган (ягъни 1 521 фатир). Аренда торагын төзү программасы кысаларында быел 52 913 квадрат метр мәйданлы 52 йорт төзелеше планлаштырылган иде.
ТР Дәүләт торак фонды программасы буенча гомуми мәйданы 41 492 квадрат метр булган 11 йорт төзелә.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, авария хәлендәге торакта яшәүчеләрне күчерү программасы буенча министрлыкка 712,89 квадрат метр мәйдан торакны сатып алуга 13 килешү кергән. Министрлык алдында торган бурыч - быел авария хәлендәге 179 мең квадрат метрлы торактан халыкны күчерү (Бөгелмәдә - 1 910 квадрат метр).
Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 168 ветеран өчен 18 торак йорт төзеп тапшырылган инде. 106 ветеран өчен 32 йорт төзелеше бара. 4 балалар бакчасында капиталь ремонт төгәлләнгән (1 объект - Әлки һәм 3 объект - Чүпрәле районында).
Күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мәсьәләсендә республикада 37 сертификат формалаштырылган, Бөгелмәдә - 1.
Бөгелмә муниципаль районында быел 40 000 квадрат метр торак төзелергә тиеш булып, бүгенге көндә план 22,89 процентка үтәлгән (9 138 квадрат метр). Бөгелмәдә инвестицияле юл белән төзелүче 5 торакның нибары берсендә генә әлегә төзелеш тәмамланып килә. Бездә шулай ук 2014 елда 148 азкатлы һәм шәхси йорт сафка кертелергә тиеш. Бүгенгә шуның 85е - югары әзерлек дәрәҗәсендә, 33е - уртача әзерлектә. Березовка поселогында төзелүче клуб та яртылаш әзер дияргә була (47 процент).
Июнь, июль һәм август - төзелеш өчен иң кулай айлар. Шулай булгач, көннең якты вакытын мөмкин кадәр тулырак файдаланырга кирәклеген төзүчеләр истән чыгармасын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: