Бөгелмә авазы

Һәрвакыт булсын тынычлык!

15 февраль көнне шәһәр һәм районда, әфган сугышы ветераннары, киң җәмәгатьчелек белән берлектә, әлеге хәрби хәрәкәттә һәлак булганнарны искә алып, соңгы совет солдатының туган илгә чыгарылуына 23 ел тулуны билгеләп, хәтер мәрасимнәре үтте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Шәһәрдә "Сугышчан туганлык" мемориалы янында узды ул чара. Тантаналы митингта Бөгелмә муниципаль районы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, ветераннар советы рәисе Камил Солтанов, "Хәрби туганлык" оешмасы рәисе Леонид Прошин, хәрби конфликтларда һәлак булучыларның әти-әниләре, туганнары, яшь буын вәкилләре катнашты.

"10 елдан артык барган әфган сугышында меңләгән Татарстан егете үзенең интернациональ бурычын үтәде, шуларның 300дән артыгы - якташларыбыз. Ни кызганыч, чит җирләрдә 6 лачыныбыз башларын салды. Аларның батырлыгы үзләренең гомерләре бәрабәренә бирелде һәм безнең өчен, үсеп килүче яшьләр өчен патриотлык үрнәге булып тора. Әлеге баһадирларны онытырга хакыбыз юк, чөнки алар илебез күге һәрвакыт аяз булсын, җирдә тынычлык хакимлек итсен өчен чит җирләрдә ятып калдылар. Егетләр-нең якты истәлекләре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр", - диде И.Касыймов тантаналы митингта. Аннан соң БМР ветераннар советы рәисе К.Солтанов, "Хәрби туганлык" оешмасы рәисе Л.Прошин сүз алдылар. Аксакалыбыз әфган сугышында һәлак булганнарны яшьләргә үрнәк итеп куйды. Патриотлык рухында тәрбия алып баруда сугышчы-интернационалистлар батырлыгын тагын да киңрәк файдалану кирәклеген җиткер-де. Л.Прошин исә үзе җитәкләгән оешмага яңа әгъзалар кабул ителүен белдерде, аларга танык-лыклар тапшырды. Бу хәл хәзерге вакытта да дөньяның, илебезнең төр-ле нокталарында сугыш хәрәкәтләре булып торуын исбатлады. Төньяк Кавказдагы мәгълүм вакыйгаларда гына да 5 бөгелмәленең һәлак булуы моңа ачык мисал. Һәм бүгенге көндә дә хокук саклау органнарында хезмәт итүчеләрнең "кайнар нокталарга" командировкалары дәвам итә. Аларга туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләргә генә кала.

Әфган сугышы 1979 ел-ның 12 декабрендә башлана. Нәкъ шушы чорда СССР Хәрби Көчләре чикләнгән контингенты Әфганстан чикләрен үтеп, илдәге сәяси режимны яклап сугыша башлый. Әлеге сәяси хата бик кыйммәткә төшә, 10 елдан артыграк барган хәрби хәрәкәтләрдә 15 меңгә якын совет солдаты башын сала, күпмесе яралана, инвалид булып кайта. Озакка сузылган сугыштан чыгуга әзерлек 1988 елның апрель аенда башлана: Женевадагы Әфганстан һәм Пакис-тан арасындагы килешүгә кул куела, аның үтәлеше гаранты булып СССР һәм АКШ тора. Килешүнең беренче пунктында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару турында әйтелә. Шулай итеп, сугыштан чыгу башлана һәм соңгы совет солдаты 1989 елның 15 февралендә туган җиренә аяк баса. Әлеге дата ел саен илебездә зурлап билгеләп үтелә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: