Бөгелмә авазы

Тыныч тормыш өчен сезгә рәхмәтлебез!

9 Май - Бөек Җиңү көне якынлашып килү уңаеннан, 4 май көнне 8 нче урта мәктәптә Подстанция районында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарын бәйрәм табыны артына җыйдылар. Аларны тәбрикләргә һәм рәхмәтләрен җиткерергә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов та килгән иде.

Ләйсән ЗӘЙНУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Әлеге чарага 70кә якын ветеран чакырылган. Аларның 22се - сугыш ветераннары, ә калганнары - тылда "Барысы да җиңү өчен!" дигән өндәмә астында алны-ялны белми хезмәт иткән кешеләр. "Тылдагыларның эшчәнлеге сугышның нәкъ менә шулай, безнең як өчен уңайлы тәмамлануына зур йогынты ясаган. Рәхмәт сезгә!" - диде Илдус Касыймов.

Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Куцевол (рәсемдә) сугыш турында сөйләгәндә бик дулкынланды, хәтта тавышында калтырау сизелде.
Габделхак Раянов фронтта ятып калган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Барысы да зур ихтирам белән басып, бер минут тын тордылар.

8 нче урта мәктәп укучылары, бәхетле, якты, гүзәл балачак бүләк иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдереп, хөрмәтле ветераннарыбызга багышлап, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Ветераннар бу күркәм кичәдән канәгать булды. Сугыш вакытында түккән көчләре игътибарсыз калмаганы, яшьләрнең битараф булмаганы өчен һәм шундый чараларны оештыручыларга барысын бергә бер табынга җыюларына бик зур рәхмәтле алар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: