Бөгелмә авазы

Тулы булмаган өч ел эчендә 34 бөгелмәле ис газы белән агуланган

Җылылык сезоны башлану белән Бөгелмә районында газ җиһазларын куллануга бәйле һәлакәтләргә юл куймау өчен өстәмә чаралар күрелә башлый.

Күңелсез статистика

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, кышын республикада шундый бәхетсезлек очракларының саны арта. Безнең район да бу хәлләрдән искәрмә түгел. 2018 елда15, 2019 елда – 11, 2020 елда инде 8 кеше ис газы белән агуланган. Күңелсез хәлләр нәтиҗәсендә дүрт кешенең гомере өзелде, алар арасындаике бала.

Әйтик, быел 7 февральдә Җәлил урамындагы 25нче йорт фатирыннан хастаханәгә 35 яшьлек хатын-кызны, 2008 һәм 2016 елларда туган кыз белән малайны алып киткәннәр. Барысына да уртача авырлыктагы агулану диагнозы куелган. Шундый ук хәл 23 мартта Гоголь урамы, 75нче йортта да булды. Анда 43 яшьлек Бөгелмә кызы, аның 18 яшьлек кызы һәм бер яшьлек оныгы зыян күрде. Әнисен медицина хезмәткәрләре коткарып кала алмады.

“Батучылар”ны коткару

Биналарда ис газы туплануга берничә төрле сәбәп булырга мөмкин.

Совет корылмасы фатирларында вентиляция системасы һава агымы принцибы буенча кухня тәрәзәләре астында махсус тишекләр, тәрәзәләрдәге   һәм ишекләрдәге вак ярыклар аша проектланган. Герметик ябыла торган пластик тәрәзәләр һәм тышкы ишекләр һава агымын боза һәм фатирда төтен яки җилләтү юлларындагы тарту көчен киметә. 

Вентиляция каналының эшлиме-юкмы икәнен белү кыен түгел. Аңа кәгазь бите куеп карау җитә, Дөрес эшли икән, кәгазь ябышып торачак. Тарту көче дә шул ук принцип буенча диярлек тикшерелә. Кабызылган шырпыны колонканың тиешле техник ачык урынына күтәрү дә җитә: ялкын аның ягына авышачак. Әгәр шулай түгел икән, хезмәт күрсәтүче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Һәм тагын берничә киңәш. Квартирда бүлмәләр арасындагы ишекләр белән идән арасында ачык урын (ярык) калырга тиеш. Пластик тәрәзәләрнең исә форточкалы яки климат-контроль системасы белән булуы кирәк.

Бөгелмәлеләр бу уңайдан социаль челтәрләрдә фикер алышалар.

Ни өчен куллануга тапшырыла торган яңа йортларда төзүчеләр микровентиляцияле тәрәзәләр урнаштырмый икән? Иң арзан пыяла-пакет куялар. Янә халык гаеплеме? – дип яза Наталия Воронова.

Бездә маҗараларсыз булмый инде ул. Барлык төтен юлы –җилләткечләр дә эшли, тик алар һаваны тышка суырмыйлар, ә кире эчкә өрдерәләр урыннар да тиешенчә эшли, һаваны сузмыйлар, ә кире фатирларга алып китәләр, – дип өстәде Евгений Фролов.

Үзләре кертмиләр

РФ Хөкүмәте карары нигезендә, төтен һәм вентиляция каналларын эксплуатацияләү барышында елына кимендә  өч тапкыр: җылыту сезоны башланганчы, аның уртасына кадәр җиде календарь көннән дә соңга калмыйча һәм ул тәмамлаганнан соң бер атна дәвамында тикшерелергә тиеш. Бу хакта Бөгелмәгаз эксплуатация-җитештерү идарәсе начальнигы Кәтиф Кәримов хәбәр итте:

Төтен һәм вентиляция каналларында төзексезлек күзәтелгәндә, тарту көче булмаган очракта, гомуми йорт милкен карап тоту өчен җаваплылар, газ приборларын вакытлыча сүндереп торуны сорап, безгә язмача хәбәр итәргә тиеш. Агымдагы елда мондый мөрәҗәгатьләр булмады. Үз тикшерүләребез нәтиҗәләре буенча гына шул ук чорда 49 приборны сүндердек.

Бөгелмә районында 47 549 газлы фатир һәм йорт бар. Расланган график буенча 2020 елның тугыз аенда 33 875 адрес буенча йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү үткәрелде. Хисап чорында 485 фатирга безнең белгечләр керә алмады, шул ук вакытта 263 абонент үзләре үк белгечләрне кертүдән баш тартты.

Техник хезмәт күрсәтү барышында торак милекчеләре газдан көнкүрештә куркынычсыз файдалану буенча инструкция алалар. Шулай ук телдән инструктаж үткәрелә.

Кем гаепле?

Бөгелмә хакимият органнары кайбер гражданнарның ни өчен үз газ хуҗалыкларын белгечләрнең карап чыгуына тискәре каравын һәм  фатирларына керү мөмкинлеге бирмәү сәбәпләрен ачыкларга булдылар.

Моның өчен шәһәрнең күп фатирлы йортларының берсендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрелде. Ачыклануынча, күп фатирлы йорт квартирларын планлы тикшерү кешеләр эштә чакта үткәрелгән. Нәтиҗәдә, 50 фатирның 15е генә тикшерелгән. Халык өчен уңайлы вакытта кабат йөреп чыгу булмады. Ни өчен шулай булуын җентекләп ачыкларга кирәк, чөнки элек район башкарма комитеты җитәкчелеге җаваплы затлардан тикшерү чараларының сыгылмалы графигын төзүләрен сораган иде бит инде.

Сүз уңаеннан, кайбер бөгелмәлеләр газ җиһазларын тикшерү сыйфатыннан да канәгать түгел. Белгечләр үз вазифаларына формаль карыйлар, бары шлангларның плитә белән тоташтырылган уррыннарын сабын эремәсе белән генә сылап карыйлар һәм аннары бу процедура өчен 700 сумнан артык акча килә.

Аерым контроль астында

“Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Раилә Шәкүрова сүзләренә караганда, җылыту сезонында бүлекчәнең социаль хезмәт алучы гаиләләре аерым контрольдә тора икән.

– Янгын куркынычсызлыгын һәм көнкүрештә ис газы белән агулануны профилактикалау буенча инструктажлар үткәрәбез, тематик буклетлар һәм белешмәлекләр өләшәбез. Ведомствоара хезмәттәшлек вакытында социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр йортларында автоном янгын хәбәрчеләре билгеләнә, – дип аңлатты Раилә Әдһәм кызы.

Шул ук вакытта ведомствоара учетта торучы кайбер гаиләләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләми. Мәсәлән, 16 октябрьгә җылылык өчен генә дә 112 388 сум бурычы булган күп балалы өч гаилә бар. Һәр очрак буенча юл карталары, бурычны реструктуризацияләү буенча килешүләр төзелде, Автоплатежхезмәте тоташтырылды.

Профилактик эш нәтиҗәләре үзен көтәргә мәҗбүр итми. Социаль хезмәтләр бүлекчәсе  хезмәтләреннән файддаланучы гаиләләрдә 2016 елдан бирле газ җиһазларын вакыйга куллану белән бәйле бер генә вакыйга да теркәлмәде.

Эш планы

Фаҗигаләргә юл куймас өчен, Бөгелмә районында торак биналарны тикшерү буенча ведомствоара комиссия төзеләчәк. Аның составына башкарма комитет, социаль яклау, идарәче компанияләр вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары керәчәк.

Хәтәр төркемдәге гражданнарга бару графигы төзеләчәк. Комиссия тарафыннан, һичшиксез, ис газы белән агулану очраклары булган йортларны тикшерәчәкләр. Халыкка куркыныч турында тагын бер кат искәртү өчен, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү счет-фактураларының икенче ягында кисәтүче мәгълүмат бастыра башлаячак.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Фото: Оксана ГАЙСИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: