Тукайны укыйбыз

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шәһәркүләм чара - "Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар бәйгесе төгәлләнде. Ул көнне Татар мәдәният үзәге шагыйрьнең актуаль шигырьләрен, зирәк фикерләрен тамашачыга җиткерергә теләүчеләр һәм аларның җанатарлары, тыңлаучылар белән шыгрым тулы иде. 15 апрельдә үзәк китапханәдә узган сайлап алу турын үтеп, финалга...
Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шәһәркүләм чара - "Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар бәйгесе төгәлләнде.
Ул көнне Татар мәдәният үзәге шагыйрьнең актуаль шигырьләрен, зирәк фикерләрен тамашачыга җиткерергә теләүчеләр һәм аларның җанатарлары, тыңлаучылар белән шыгрым тулы иде. 15 апрельдә үзәк китапханәдә узган сайлап алу турын үтеп, финалга чыккан 24 конкурсантның 14е шагыйрь иҗатын татар телендә, 6сы - рус телендә, 2 кеше - инглиз телендә, тагын 2 укучы мордва телендә сөйләделәр.
Бәйгегә нәтиҗәләр, яшь үзенчәлекләренә карап, өч номинациядә үтте: 7 - 14 яшьлек 12 катнашучы арасында беренче өч урынны - Вилдан Гыйльманов (5 нче мәктәп), Илһам Вәлиев (7 нче гимназия), Камилла Синчугова (2 нче лицей); 15 - 17 яшьлек 7 катнашучы арасында - Диниза Билалова (5 нче мәктәп), Илья Митрофанов (9 нчы мәктәп), Валерия Антонова белән Карина Бобылёва (16 нчы мәктәп) яуладылар. 18 яшьлек һәм аннан олыраклар арасында 1 нче урынга - Ирина Кәримова (Кодаш китапханәсе хезмәткәре), 2 нче урынга - Фирая Каюмова (көллият укытучысы), 3 нче урынга Елена Коржачкина (Акбаш күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе) лаек булдылар. Моннан тыш мәртәбәле жюри "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгеннән Юлия Ишковага - "Җиңүгә омтылыш" дигән махсус приз белән бүләкләде. Чарада катнашкан иң өлкән чыгыш ясаучы Ләлә Саттарова да аерым бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә үзәк китапханәнең бүлек мөдире Анна Пахомова.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Бәйгедән фотоларны фоторепортажлар бүлегендә карый аласыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.1700
-
28 гыйнвар 2021 - 13:16«Радуга» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шәһәр халкына бозлавык вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында исләренә төшерделәр Профилактик акция барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларга, шулай ук транспорт чаралары йөртүчеләргә тематик буклетлар тапшырылды.3300
-
28 гыйнвар 2021 - 10:53АО «Транснефть – Прикамье» в 2020 году сэкономило 40,4 млн рублей в результате реализации программы энергосбережения АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности в 2020 году. За отчетный период общий эффект от реализации энергосберегающих мероприятий в денежном выражении составил 40,4 млн руб., или 1 491,2 тонн условного топлива.2600
-
28 гыйнвар 2021 - 09:24Бөгелмәдә "Бәхетле Кар бабайлар көне" узды «Яңарыш» үзәге балалары Кар бабайларны кул астындагы материаллардан ясадылар.6000
-
28 гыйнвар 2021 - 08:14Россия җыелма командасы синхрончылары татар музыкасы астында чыгыш ясарга мөмкин Татьяна Покровская Россия җыелма командасының бер программасын туган телләр һәм Татарстан Республикасының халыклар бердәмлеге елына багышлау тәкъдиме белән чыкты.3400
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
28 гыйнвар 2021 - 11:01Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең җыелышы уздыЧара барышында имамнар 2020 елда үз мәхәлләләрендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.6300
-
26 гыйнвар 2021 - 11:13Бөгелмәдә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар.33700
-
27 гыйнвар 2021 - 11:06Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өчен Курск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.21000
-
26 гыйнвар 2021 - 18:01Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан мәктәптә туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.19000
-
26 гыйнвар 2021 - 16:51“Бөгелмә авазы”на язылган өчен бүләк Татар телендә чыгучы бердәнбер җирле газета – “Бөгелмә авазы”на 2021 елның I яртысына язылучылар арасында призлар уйнатылды.15701
-
26 гыйнвар 2021 - 11:38Бөгелмәдә коронавирус инфекциясенең 2 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 623 очрагы теркәлгән.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика