Бөгелмә авазы

Тукай туган яз бит ул!

Тукай - бөтен дөньяга сибелгән татарларны туплап, берләштереп торучы көч, төрки дөньяда мәңге сүнмәс якты йолдыз, кабатланмас әдип. Ул киләчәк буынның да гыйлемле, эшчән, тырыш булып үсүен тели. Халык өчен язган шигырьләре дә шуңа өнди.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Тукайның вафатыннан бирле татар җәмәгатьчелеге ел саен, аның иҗатына хөрмәт күрсәтеп, бу көнне зурлап үткәрә. Алай гына да түгел, апрельдә, милләтнең бөек улына багышлап, төрле мәдәният, мәгариф учакларында көн саен диярлек дистәләгән чаралар үтә. Аларның кайберләре белән сез газета битләреннән укып танышып та торасыз. Ә төп чара елның-елында 26сы көнне шәһәребезнең 2 нче лицее каршында урнашкан Тукай һәйкәле янында гөрли. Быел да Тукай туган көндә бер төркем җәмәгать: хакимият, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп укучылары, укытучылар, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, шигырь сөюче-ләр - милләтебез язмышына битараф булмаган татар зыялылары җыелды.
Җәмәгатьчелек әдипкә багышланган әсәрләрне тыңлап хозурланды, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп илһамланды. Милләтебез аксакаллары шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына тукталдылар. Хакимиятнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсән Гайфуллина шагыйрьнең милләтебез үсешенә керткән өлеше, аның бөеклеге турында сөйләп үткәннән соң, ана телен, татар халкының мәдәниятен, тарихын ихтирам итүе, яратып өйрәнүе, шул өлкәдә ирешкән зур уңышлары өчен Карабаш 1 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Ильяс Минһаҗевка район башлыгы Илдус Касыймов исеменнән Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова җыелган халыкны бөек бәйрәм белән котлаганнан соң, җәмәгатьчелекне ана телен өйрәнү, сак-лау юнәлешендә мәктәп укучылары яулаган уңышлар белән таныштырып үтте, иҗтиһатлы укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
"Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев исә газета битләрендә үткәрелә торган "Энҗе бөртеге" конкурсы җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән мөгаллимәләргә: Чулпан Әюпова һәм Ләйлә Газизуллина (Карабаш 2 нче мәк-тәбенең 6 "Б" һәм 5 "Б" сыйныфы укучылары), җитәкчеләре - Эльмира Нуруллина, Эльвина Майорова (5 нче урта мәктәпнең 5 "Б" сыйныфы укучысы), җитәкчесе - Фәния Шиһапова, Эльвина Мингалимова (Кодаш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы), җитәкчесе Ләйсән Янгировага Дипломнар һәм Мактау грамоталары, бәйгенең спонсоры - "Балкыш" җәмгыяте генераль директоры Хәмзә Мотыйгуллин бүләкләр тапшырды. Бу урында шуны да искәртеп үтәсе килә, быел укучылар бик тә пассив булдылар (алга таба мондый хилафлык бетерелер дип уйлыйбыз. Ред.), уку елы дәвамында "Энҗе бөртеге" бәйгесенә нибары 6 эш кабул ителде. Бары тик Кодаш мәктәбе укучыларын гына уңай яктан билгеләп үтәсе килә, гәрчә бәйгегә бик күп материаллар җибәрмәсәләр дә, алар үзләрендә үткән чараларны яктырту, төрле истәлекле даталарга кагылышлы язмалар юллауда сынатмадылар.
Татар халкының олуг шагыйренә багышланган истәлек кичәсе һәр елдагыча бик җылы, матур һәм күңелле үтте. Телне саклау бөтен халыклар өчен дә көнүзәк мәсьәләләрдән санала. Шушы максатларны тормышка ашыруда биниһая зур роль уйнаган Г. Тукайның бөеклеген язып та, сөйләп тә бетереп булмый, ул - һәрберебезнең күңел түрендә, милләтне саклый, киләчәк буыннарга халыкның гореф-гадәтләрен, үзенчәлеген тапшыра. Аллага шөкер, бүгенге көндә дә бу юнәлештә өлкән, урта, яшь буын да шактый эш алып бара. Тукай туган көндә без моңа тагын бер тапкыр инандык һәм күңелебезгә илһам алып, өйләребезгә таралыштык.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: