Бөгелмә авазы

Тукай – татарның якты маягы

Һәр елны 26 апрель көнне без татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Апрельдә, милләтнең бөек улына багышлап, төрле мәдәният, мәгариф учакларында көн саен диярлек дистәләгән чаралар үтә. Ә Бөгелмәдә Шигырь бәйрәме елның-елында 26сы көнне шәһәре-безнең 2 нче лицее каршында урнашкан Тукай һәйкәле янында гөрли.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Реклама

Быел да Тукай туган көндә көндезге сәгать 1дә биредә бер төркем җәмәгать: мәгариф идарәсенең милли бүлек хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, шигырь сөючеләр, ветераннар - милләтебез язмышына битараф булмаган татар зыялылары җыелды. Җәмәгатьчелек әдипкә багышланган әсәрләрне тыңлап хозурланды, мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп илһамланды. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Фәүзия Мәхмүтова җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, бөек шагыйрьнең милләтебез үсешенә керткән өлеше, аның даһилыгы турында бәян итте һәм ана телен, халкының мәдәниятен, тарихын ихтирам итүе, яратып өйрәнүе, шул өлкәдә ирешкән зур уңышлары өчен Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Алеанна Паймухинага шәһәр мэры И.Касыймовның Рәхмәт хатын һәм акчалата бүләк тапшырды, киләчәктә дә уңышлар теләде. "Бөгелмә авазы" газетасы мөхәррире Руслан Җәләев исә газета битләрендә үткәрелә торган "Энҗе бөртеге" конкурсы җиңүчеләренә һәм аларны әзерләгән мөгаллимнәргә: Динара Әбүзәрова һәм Алсу Җәләева (Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары), җитәкчеләре - Әлфизә Сәгъдиева; Айгөл Талыйпова (7 нче гимназия, 3 нче сыйныф), җитәкчесе - Гөлшат Талипова; Илүзә Мөнирова (7 нче гимназия, 5 нче сыйныф), җитәкчесе - Гөлнара Әхмәтшина; Чулпан Саматова (18 нче урта мәктәп, 6 нчы сыйныф), җитәкчесе - Зилә Гарифуллина; Диләрә Сәфәргалиева (Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе, 9 нчы сыйныф), җитәкчесе - Ләйсән Мөлихова; Диана Камалетдиноваларга (9 нчы урта мәктәп, 9 нчы сыйныф), җитәкчесе Гөлназ Билаловага Мактау грамоталары һәм бәйгенең химаячесе - "Балкыш" җәмгыяте генераль директоры Хәмзә Мотыйгуллин әзерләгән бүләкләрне тапшырды. Мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге, "Бөгелмә авазы" газетасы, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты Бөгелмә бүлеге берлектә оештырган бәйрәм бик күңелле үтте: 2 нче лицей каршысындагы Тукай һәйкәленә бу изге көнне җан кергән кебек иде, олуг Тукай, аның иҗатын сөючеләргә хөрмәт күрсәтеп, табигать тә бәйрәм итте бу көнне, татар илендә зур бәйрәм тантанасын хуплап чыккан кояш та татарның талантлы яшь буын вәкилләренең иҗади осталыкларын тамаша кылып хозурланды. Ә бәйрәмебезнең төп хуҗасы Габдулла Тукаев үзен олылау-чыларга зур рәхмәтләрен җиткерергә теләп, ихластан елмая кебек тоелды.

Хәер, Тукайның туган көне - үзен чын татар дип санаган, милләтен, телен яраткан һәр кеше өчен зур тантана ул. Бәйрәм белән, хөрмәтле милләттәшләр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: