Бөгелмә авазы

Тугры әбунәчебез бүләккә ия!

Традиция буенча, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгында үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълат иткән иде. Анда катнашу өчен җәмгыять чыгарган басмаларга күбрәк язылырга һәм квитанцияләрне туплап җибәрергә кирәк. Соңыннан шулар арасында бүләкләр уйнатыла. Әлеге бәйгенең нәтиҗәләре инде билгеле. Җиңүчеләр исемлегендә безнең якташыбыз да бар. Ул - Зеленая Роща...

Традиция буенча, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгында үз басмаларын яздыручылар арасында бәйге игълат иткән иде. Анда катнашу өчен җәмгыять чыгарган басмаларга күбрәк язылырга һәм квитанцияләрне туплап җибәрергә кирәк. Соңыннан шулар арасында бүләкләр уйнатыла. Әлеге бәйгенең нәтиҗәләре инде билгеле.

Җиңүчеләр исемлегендә безнең якташыбыз да бар. Ул - Зеленая Роща мәктәбендә һәм лицей-интернатта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сиринә Марс кызы Хәмидуллина.

  • Беренче чиратта, "Бөгелмә авазы" газетасына, шуннан соң күңелемә якын республика газета-журналларына язылып куям. Мәктәп хезмәткәрләрен, күрше-тирәләрне дә районыбыз басмасын алдырырга өндим. Кечкенәдән укырга яратам, өйгә газета килмәсә, нәрсәдер җитми сыман тоела миңа!" - дип әйтә ул.

Сиринә Хәмидуллина "Бөгелмә авазы" газетасына 2017 елның икенче яртыеллыгына инде язылып куйган. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сез дә түбән бәядән язылып куярга ашыгыгыз! Искәртеп үтәбез, 1 апрельдән почта хезмәте язылу бәясен күтәрә.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: