Бөгелмә авазы

Циолковский һәм Кольцов урамнарында төзелгән йортларда өй туйларын ятим балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары уздырачак

Татарстанда 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлде. Бу исәптә -- авыл клублары төзү, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре белән авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау, универсаль спорт мәйданчыклары кору программалары. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры...

Татарстанда 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлде. Бу исәптә -- авыл клублары төзү, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре белән авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау, универсаль спорт мәйданчыклары кору программалары.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры белдергәнчә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле техник иминлек җәһәтеннән 1 398 тикшерү уздырылган, 16 миллион 775 мең сум штраф түләтерлек 451 карар чыгарылган.

Республикада социаль ипотека программасы буенча 126 йорт файдалануга тапшырылды. 2016 елга объектларны тапшыру буенча Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тәкъдим иткән исемлек нигезендә, ел азагына кадәр 5 220 фатирлы 109 йорт эксплуатациягә кертелергә тиеш. Бу исемлектә Бөгелмәдә Циолковский һәм Кольцов урамнарында төзелгән йортлар да бар. Аларда өй туйларын ятим балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары уздырачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: