Бөгелмә авазы

Тәртип сакчылары бәйрәм итте

Агымдагы елның 7 ноябре көнне, якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, шәһәребезнең А. Баталов исемендәге рус дәүләт драма театры бинасында Бөгелмә хокук тәртибе сакчыларын хөрмәтләү кичәсе булып узды.

Эльвира НУРМӨХӘММӘТОВА,
күмәк мәгълүмат чаралары белән
эшләү буенча өлкән инспектор,
эчке служба капитаны.
Марина Колесникова фотосы.

Реклама

Тантаналы чарага җыелучыларны Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов җылы тәбрикләде. Ул полиция хезмәткәрләренең һөнәри вазифаларының тормышларын еш кына куркыныч астына куюны сорый торган эш булуын, шуңа күрә дә полициядә бары тик кыю һәм тәвәккәл кешеләр генә хезмәт итә алуын басым ясап әйтте.
И. Касыймов бүлек начальнигы урынбасары, эчке служба полковнигы Валентина Усачёвага, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге начальнигы, полиция майоры Алексей Сазоновка (рәсемдә), эчке эшләр бүлегенең үзәкләштерелгән сак пульты начальнигы, полиция майоры Юрий Антоновка, патруль-пост бүлегенең аерымланган взвод хезмәткәре, полиция сержанты Айваз Зыяровка Мактау грамоталары тапшырды.
Төрле бүлекчәләрдә эшли торган, үз хезмәт вазифаларын үтәүгә олы җаваплылык һәм намус белән караган, һәр башлангычта инициатива күрсәткән һәм үзен чын профессионал итеп таныткан тагын 11 хезмәткәргә Мактау грамоталарын Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Илдар Хөснетдинов тапшырды.
Эчке эшләр бүлегенең 8 хезмәткәре Россия Эчке эшләр министрлыгының - I дәрәҗә, 6 хезмәткәре - II дәрәҗә, 12 хезмәткәр III дәрәҗә "За отличие в службе" медале белән бүләкләнде.
Чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, театр артистлары хокук тәртибе сакчыларына Р. Куниның "Клинический случай" спектаклен күрсәттеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: