Бөгелмә авазы

Тәрбияле булуга ни җитә

Бөгелмә муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын Бөгелмә педагогия көллиятендә үткәрде. Шушы уку йортының сайлануы табигый - монда укучы кыз балалар тагын берничә елдан үзләре балаларга тәрбия бирү эшенә керешәчәкләр.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Гәрчә наркоматдәләрне куллану буенча шәһәребез республика исемлегенең иң башында торса да, бездә исәптә торган ярты мең наркоманның барысы да диярлек - элеккеге елларда ук ачыкланган хроник авырулар. Соңгы елларда һәр уку йортын һәм эш урынын колачлаган аңлату эше үзенең җимешен бирде: беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 22 процентка кимеде һәм республика халкы каршында бөгелмәләрнең йөзе күпмедер дәрәҗәдә акланды. Бездә яшьләрнең "Форпост" кебек иҗтимагый оешмалары, спорт һәм нәфис сәнгать түгәрәкләре актив эшли. Алар яшьләр күңелендә сәламәт һәм бай яшәүгә омтылыш уята. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Гарифуллин шушы ук өлгене Карабаш бистәсенә һәм башка авылларга күчерүне тәкъдим итте.

Бездәге һава торышы киндернең үсүенә ифрат уңай килгәнлектән, эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Илдар Хөснетдинов игътибарны киндер үскән урыннарны чабу һәм яндыру эшенә юнәлтте, бу эштә сүлпән катнашкан авыл хуҗалыгы башлыкларын гадел тәнкыйтьләде. Бүгенге бозык заманның кырыс чынбарлыгы шундый: шикле үләннәрнең ачык үсүе йомшаграк балаларда кызыксыну уята һәм күптән түгел генә техник төзелеш көллияте студентларының киндер җыеп тотылуы моңа ачык дәлил булды. "Мәк" операциясенә йомгак ясалды: яндырылган кырларның мәйданы хәтсез генә, Кече Бөгелмә авылында хәтта киндерне чәчеп үстерү очрагы да күзәтелгән.

Психоневрология диспансеры баш табибы Дамир Миңнуллин китергән саннарга караганда, әфьюн кулланучы 531 кеше исәптә тора, алкоголь кулланучылар күбрәк - 1985 кеше. Эчкечелек кебек әшәке күренешкә тискәре караш тәрбияләү максатында, җыелышның хуҗабикәсе, педагогия көллияте директоры Елена Плеско үз тәҗрибәсен уртаклашты. Ата-ана йогынтысыннан яңа гына чыккан авыл балаларында моңарчы күрмәгән азатлык, үзбелдекләре белән яшәү дәрте уяна, шуңа күрә ул, беренче чиратта, студент кызларда үз-үзләренә һәм хис-тойгыларына хуҗа булу хисен тәрбияләүне максат итеп куя. Укучы яшьләрнең 80 проценты "Сәламәт булу - матур", "Тормышны сайлыйм", "Кояш ягыннан атла" түгәрәкләренә җәлеп ителгән. Шулай ук кичке сәгатьләрдә шәфкать туташы һәм психологның тулай торакта кизү торуы да уңай нәтиҗә биргән.

Һәр сыйныфка кергән саен шәһәр хакиме Илдус Касыймовның балалар белән ихлас кайгыртучанлык күрсәтеп аралашуы игътибарыбызны җәлеп итте. Сөйләшүгә куелган мәсьәләләр чишелү юлын тапты. Мәсәлән, шәһәр хал-кының сәламәтлеге хакына психолог һәм башка табибларны чакырту кирәккәч, аларны бушлай торак белән тәэмин итү мәсьәләсен хакимият үз өстенә алды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: