Бөгелмә авазы

Ә теләкләр – бары тик изге

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Якынлашып килүче бәйрәм - Яңа 2014 ел уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Үтеп баручы ел "ТНГ-Групп" җәмгыяте өчен бик киеренке һәм нәтиҗәле булды. Планлаштырылган барлык җитештерү мәсьәләләре һәм социаль программалар тулы күләмдә үтәлде. Компания башкарган уңай күрсәткечләргә тулы коллективның уртак эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирештек.
Гомуми тырышлыкның төп нәтиҗәсе - "ТНГ-Групп" оешмасы илдә әйдәп баручы нефть сервисы компаниясе булып кала бирә. Дөньяның алдынгы нефть компанияләре белән эшләүче заказ бирүчеләрдән сорау алу нәтиҗәләре буенча, безне "Сейсморазведка һәм ГИРС" төркемендә 2013 елның иң яхшы компаниясе дип таныдылар. Коллектив өчен үтеп баручы елның тагын бер үзенчәлеге - аның юбилей билгесендә үтүе. Алты дистә ел элек кечкенә генә геофизик тресттан башланган юл үзебездә генә түгел, чит илдә дә танылган зур компаниягә китерде.
Бу көннәрдә бөтен Җир шарында бәхет һәм шатлык рухы хөкем сөрә. Көндәлек мәшәкатьләргә бирешмичә, якыннарыбызны кадерләп, һәрбер йортта тынычлык урнаштырып, эшләргә, уңышларга ирешергә көч биреп, әлеге хисләр ел буе йөрәкләребездә яшәсен иде.
Ринат ХАРИСОВ,
"ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры,
ТР Дәүләт Советы депутаты.



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: