Бөгелмә авазы

Ә теләкләр – бары тик изге

Яңа ел төсле шагыйранә тагын нинди бәйрәм бар?! Бар дөнья нәфис, алтынсу-көмеш энҗегә төренгән. Шулай да күңелгә моңсулык иңә: тормышка ашмаган максатлар кала. Никадәр тырышсак та, милли дәүләтчелекнең нигезе булган кайбер кануннарны саклый алмадык, шуның белән милләтнең хокукый дәрәҗәсен түбәнәйттек. Казанда ТИҮ бинасын алдылар. Үзәк мәйданга Шүрәле сынын куйдык, анда...

Яңа ел төсле шагыйранә тагын нинди бәйрәм бар?! Бар дөнья нәфис, алтынсу-көмеш энҗегә төренгән. Шулай да күңелгә моңсулык иңә: тормышка ашмаган максатлар кала. Никадәр тырышсак та, милли дәүләтчелекнең нигезе булган кайбер кануннарны саклый алмадык, шуның белән милләтнең хокукый дәрәҗәсен түбәнәйттек. Казанда ТИҮ бинасын алдылар. Үзәк мәйданга Шүрәле сынын куйдык, анда үз сүзебездә тора алмадык. Аһ, Яңа ел, эшләребез чыршы кебек балкый дип әйтеп буламы монда?!
Шулай да без татар милли хәрәкәтен оештырырга тырыштык: газета аша халыкка мөрәҗәгать белән чыктык, фәнни конференцияләр үткәрдек. БТК Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Сирин улы газета эшен милли көрәшче сыман алып барды, аңа киләсе елда да уңышлар телим. Мәдәният үзәге директоры Флюра ханым Әхмәтвәли кызы милләтне бик зур дәрәҗәгә күтәрде, аны олы казанышлары белән котлыйм. Борынгы йоланы үз үрнәгендә үстергән Фәрит Мәсабих улына безне әйбәт кенә кымыз белән сыйларга, әмма милләт эшен дә онытмаска теләгем. Һади Атласи фонды рәисе Фәүзия ханым Таһир кызына бөтен уйлаган эшен башкарырга җитәрлек исәнлек-саулык телим. Һәр милләттәшемә безнең Бөгелмәдә генә ява торган карлар аклыгы кебек сафлык һәм зыялылык теләр идем. Иске елны яңасы алмаштыра, ә безгә алмашка балалар килә. Яшьлек хыялларын милләт юлында сарыф итсеннәр алар!
Хәмзә МОТЫЙГУЛЛИН,
ТИҮ Бөгелмә бүлеге рәисе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: