Бөгелмә авазы

Техника йортында “Кыш бабай – Единоросс” Яңа ел хәйрия акциясе үтте

Бәйрәм чыршысы тирәсенә күп балалы, аз керемле гаилә балалары, "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр җыелды. Бәйрәм тантанасын ачып, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров яшь бөгелмәлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Барлык хыялларның тормышка ашуын теләде. "Единая Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең "Кыш Бабай - Единоросс" бәйрәм акциясе ярдәмендә сезнең иң изге теләкләрегезнең тормышка...

Бәйрәм чыршысы тирәсенә күп балалы, аз керемле гаилә балалары, "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр җыелды. Бәйрәм тантанасын ачып, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров яшь бөгелмәлеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Барлык хыялларның тормышка ашуын теләде.

"Единая Россия" партиясе Бөгелмә бүлегенең "Кыш Бабай - Единоросс" бәйрәм акциясе ярдәмендә сезнең иң изге теләкләрегезнең тормышка ашуына шатмын. Әлеге чараны безнең шәһәрнең эшмәкәрләре һәм җитәкчеләре хуплап чыкты", - диде мэр.

Бәйрәмнең кечкенә кунаклары Яңа ел концерты гына күреп калмадылар, ә химаячеләр кулыннан күптән көткән бүләкләрен дә алдылар. Артем Комалев хыялы Бөгелмә мэры Линар Закиров ярдәме белән тормышка ашты. Яшь бөгелмәлегә күптән көткән бүләген - заманча смартфон тапшырдылар.

"Шәфкатьле тылсымчы" - сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Владимир Гуров Карина Нагорновага чаңгы бүләк итте. Роксана Саитова башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мурад Булгаков ярдәме белән яңа җылы курткалы булды. Җиде яшьлек Илнар Галимов "Изобилие" сату челтәре эшмәкәрләреннән велосипед алды. Рамазан Маркин һәм Злата Синчугова Бөгелмә тегү фабрикасы директоры Салиха Гарипова ярдәме белән җылы өс киеменә һәм аяк киеменә тиенде.

"Кыш бабай - Единоросс" акциясе кысаларында, битараф булмаган җитәкчеләр һәм бизнес вәкилләре ярдәме белән 20 баланың хыялы тормышка ашты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: