Бөгелмә авазы

Техника кышка әзер

Агымдагы елның 3 октябреннән, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте комиссиясе карары нигезендә, коммуналь һәм юл оешмаларының автомобиль юлларын һәм торак пункт урамнарын кышкы чорда эксплуатацияләү әзерлеген тикшерү үткәрелгән.

Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.


Бөгелмә муниципаль районында 50 берәмлек техникадан торган 3 җыелма отряд булдырылган: 1 нче җыелма отряд - "Трасса һәм юлларны чистарту" ("Татнефтедор" җәмгыяте базасында). 2 нче җыелма отряд - "Шәһәр территориясен чистарту" ("Дорремстрой" җәмгыяте базасында). 3 нче җыелма отряд - "Шәһәрнең ишегалды мәйданнарын чистарту" ("Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" базасында).
Бөгелмә муниципаль районы аша үтүче гомуми куллануда булган федераль һәм территориаль юлларга Бөгелмә "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе хезмәт күрсәтә. Кышкы вакытта юлларны эксплуатацияләүгә кар чистарту техникасы белән тәэмин ителеш - 100 процент (49 берәмлек машина).
Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлеге урам юлларындагы тәртип белән "Дорремстрой" җәмгыяте оешмасы шөгыльләнә. Әлеге предприятиенең кар чистарту техникасы белән тәэмин ителеше шулай ук 100 процент - 18 берәмлек техника.
Ә шәһәрнең ишегалларын чисталыкта тоту эшен, һәрвакыттагыча, торак милекчеләр ширкәтләре һәм идарәче компанияләр башкарачак. Аларның барысы да кышкы сезонга әзер. Базаларында 8 техника бар.
2013 - 2014 елларның кышкы чорында юлларны карап тору өчен "Буран" планын гамәлгә кертү нигезендә, шәһәр урамнарын 40 предприятиегә беркетү турындагы исемлек расланган. Мәгълүмат барлык оешмаларга да җиткерелгән. Җаваплылар, аларның телефон номерлары, шулай ук кар чистарту техникасының дәүләт номерлары бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: