Бөгелмә авазы

Тәвәккәл булу кирәк

9 ноябрь көнне Кодаш авыл җирлегендә "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыятьтә /директоры - Харис Хәмит улы Әхмәтгәрәев/ семинар-киңәшмә узды. Анда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы нәселле терлекләр идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, ТР "Республика ветеринария лабораториясе" (РВЛ) дәүләт учреждениесе директоры Финсур Әхмәтов, авыл җирлекләре башлыклары,...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Семинарда Бөгелмә муниципаль районында мал-туарны кышлату, терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләре каралды.
Районның авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләргә тукталып, БМР башлыгы И.Касыймов түбәндәгеләрне җиткерде: "Игенчелек тармагында урып-җыю эшләре, һава торышының бозылып китүе сәбәпле, бераз тоткарланды. Шуңа карамастан, иген уңышы югары булды. Бу хәл районда терлекчелек тармагындагы хәлләрне тотрыкландыру, үстерү өчен мөмкинлекләр тудыра кебек. Әмма әле үсеш турында сөйләргә иртәрәк. Күп кенә җитәкчеләр мөстәкыйль эшләүдән биз-гәннәр, алар һаман да камчылап торганны көтәләр, тулы канлы хуҗа була белмиләр. Шуңа күрә районның авыл хуҗалыгындагы эшчәнлек күрсәткечләре канәгатьләнерлек түгел әле. Гаилә фермаларын эзлекле үстерү эше бара, киләчәктә нәтиҗәләрен күрербез дип ышанам. Хуҗалыкларда терлек санын арттыру төп бурычларның берсе булып тора. Бүгенге семинар булган җитешсезлекләрне ачыклау, аларны бетерү өчен үткәрелә. Җиргә бәяләр, кызыксыну арткан бер чорда кул кушырып утыру ярамый. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагын үстерү мөмкин эш, биредә югалтуларсыз эшләп була, тә-вәккәллек кенә кирәк". Һәрбер җәмгыятьтә нинди җитешсезлекләр булуын ачыклап, аларны бетерү турында тәкъдимнәр эшләү бурычы БМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Малыхинга йөкләнде. Татарстан "РВЛ" дәүләт учреждение-се директоры Ф.Әхмәтов мөгезле эре терлекләрнең туклану рационында нинди туклыклы матдәләр булырга тиешлеген, алар җитмәгәндә, югалтуларның ни дәрәҗәдә күзәтелүе турында әйтте. Сөт, ит җитештерүдә дә тер-лекләрне дөрес тукландырмаганда, югары күрсәткечләргә ирешеп булмауны дәлилләр китереп сөйләде ул. БМР хуҗалыкларында терлекләрне ашату рационы әле тиешле баланс нигезендә төзелмәвен дә җиткерде белгеч.

И.Закиров исә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында районда терлек азыгының тиешле күләмдә булуы, алай гына да түгел, 1,5-2 елга җитәрлек итеп әзерләнүенә карамастан, Бөгелмә авыл хуҗалыкларында сөт җи-тештерүдә алга китеш булмавына борчылу барын белдерде. Савым сыерларны җитештерүдә үзебездә эзлекле эш алып барылмавы, күпчелек очракта мөгезле эре терлекләрне читтән кайтару сәясәтенең дөрес булмавын ачып салды: "Чит төбәкләрдән, чит илләрдән кыйммәт бәягә савым сыерлар кайтару модага керде. Алып кайтып, берничә ел әлеге малларны файдаланабыз да суеп сатабыз. Аларның нәселен дәвам итү өстендә бер нәрсә дә эшләнми. Болай булса, "энәгә" утыруыбыз көн кебек ачык. Шуңа күрә нәсел һәм токым яңарту эшен эзлекле алып бару кирәк. Бүгенге көндә ясалма орлыкландыруның өстенлекләре турында сөйләп тору кирәкме икән?! Аның өстенлекләре дәлилләнгән, өстәвенә, нәсел үгезен тотуга караганда, өч мәртәбә арзангарак төшә", - диде ул ачынуын яшермичә.

Бөгелмә 1 нче ашлык продуктлары комбинаты директоры Ирина Матвеева "Акбаш-Агро" җәмгыятендә үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләре белән таныштырды. Анда бер төркем сыерларга комбинатта әзерләнгән комбинацияле азык бирәләр, ә икенчеләрен гадәти фураж белән тукландыралар. Өч атна эчендә махсус азык белән тукланган сыерларның сөте 11 литрдан артып китә, ә гадәти фураж ашаганнарыныкы 8,5 литр гына тәшкил итә. Сөтнең майлылыгында да аерма бар һәм өстенлек шулай ук ашлык продуктлары комбинаты азыгы белән тукланган сыерларныкында.
1 нче ашлык продуктларыкомбинаты директоры район хуҗалыклары җитәкчеләренә эшлекле тәкъдим белән чыкты, хезмәттәшлеккә чакырды.
Семинарның гамәли өлеше "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять фермаларында үтте. Биредә хезмәткәрләр терлекләрнең кышлау шартлары белән якыннан танышып, яңалыкларны үз хуҗалыкларында куллану кирәк-легенә тагын бер кат инандылар.

Рәсемдә: "М.Җәлил исе-мендәге" җәмгыятьнең ветеринария табибы Юлиана Бабичева семинардагыларга сөтнең сыйфатын тикшереп күрсәтте.
Малларга азык запасы җитәрлек, сыйфаты да начар түгел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: