Бөгелмә авазы

Татарстанның дәүләт программалары – халык өчен

Республика программаларының яртысыннан күбрәген (44нең - 26сын) Бөгелмәдә тормышка ашыралар. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, соңгы өч ел эчендә бу юнәлештә Бөгелмә районында актив эш алып барыла. Шушы дәвер эчендә безнең районга 3...

Республика программаларының яртысыннан күбрәген (44нең - 26сын) Бөгелмәдә тормышка ашыралар. Бу турыда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә доклад белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, соңгы өч ел эчендә бу юнәлештә Бөгелмә районында актив эш алып барыла. Шушы дәвер эчендә безнең районга 3 миллиард сумга якын инвестицияләр җәлеп ителгән. Дәүләт программалары нигезендә юллар, күпкатлы йортлар капиталь ремонтлана, яңа торак төзелә.
- 2017 елга планнар зурдан. Торак төзелешенә инвесторлар ярдәме белән "немец кварталы"нда төзелгән йортлар (Герцен урамында урнашкан өч йорт) файдалануга кертеләчәк. Циолковский урамында торгызылган йорттан 20 сугыш ветераны фатир ачкычлары алачак. Моннан тыш, "Сельхозтехника" районында 38 фатирлы йорт төзелә башлаган. Анда социаль ипотека нигезендә фатир алырга ниятләгәннәр яшәчәк. "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән Совет урамында 52 фатирлы йорт торгызылып килә. Моннан тыш, Карабаш бистәсендә шәхси йортлар төзелә.

Капиталь ремонт кысаларында балалар поликлиникасы, ашыгыч ярдәм бинасы һәм Карабаш бистәсендәге амбулатория төзекләндерелә.
Җиләк-җимеш питомнигында 50 урынлы яңа клуб, ә яңа фельдшер-акушерлык пункты Спас авлында төзелә башлаган.
Универсаль спорт мәйданчыкларын быел "Факел" спорт комплексы янында һәм 8 нче мәктәп янында урнаштырачаклар.
Капиталь ремонт программасына шулай ук 4 балалар бакчасы (№ 12, 18, 19, 38) кергән. Анда сигез төрле эш башкарылачак. Балалар бакчасы биналарында түбәләрне алыштырачаклар, инженер коммуникацияләрен яңартачаклар, яңа ишек һәм тәрәзәләр куячаклар.
Моннан тыш, Бөгелмәнең 57 күпкатлы йорты, Кече Бөгелмә клубы, Наратлы авылындагы спорт залы шулай ук капиталь ремонтланачак.
Спорт объектларын яңарту быел беренче урынга чыгарыла. "Юность" спорт комплексының бассейнын янәдән төзиләр. Ә "Энергетик" стадионын "Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән (40 миллион сум акча бүлеп биргән) төзекләндерәчәкләр. Үзәк сулык янын яңарту шулай ук көн үзәгендә тора. Димәк, быел шәһәребез тагын да матурланып, тагын да ямьләнәчәк дигән сүз бу.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: