Бөгелмә авазы

Татарстанлыларның ялы бозылмаячак

Мисырда бүгенге көндә, якынча, 3,5 мең татарстанлы ял итә. Ил Президенты Владимир Путинның Россиядән Мисырга самолет рейсларын туктату турындагы карарыннан соң, туристларның кире туган якларына кайту мәсьәләсе туды. "Татмедиа" агентлыгында узган матбугат конференциясендә моңа ачыклык керттеләр.

Татарстан Гражданлык эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр иткәнчә, Мәскәүдән Хургадага һәм Шарм-әл-Шәехкә самолет җибәреләчәк. Анда Россия туристларының бөтен багажы төяләчәк. Мәскәүгә кайткач, төбәк авиакомпанияләре ярдәме белән төрле шәһәрләргә кайтарылачак.

Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, әлегә бу карарның ничек гамәлгә ашырылачагы төгәл ачыкланмаган. Әмма ул туристларның ялын вакытыннан алда бозмаячакларын ассызыклады, ял итүчеләр путевкаларында билгеләнгән вакытта кайтачак.
Туроператорлардан исә бары тик "Натали-тур" гына Мисырга сатылган билетлар өчен акчаларны кире кайтару вариантын карый икән. Калганнары Ростуризм карарын көтәчәк. Әлегә алар туристларны башка юнәлешләргә җибәрә, нигездә, Төркиягә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисырга очуларны туктату белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен төбәк штабын булдыру турында карар чыгарды. Штаб җитәкчесе итеп Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары Васил Шәйхрәзиев билгеләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: