Бөгелмә авазы

Татарстанда кырларны паспортлаштыралар

Бөгелмәдә бу эш башланып китте инде. 8 июнь көнне авыл хуҗалыгы идарәсендә әлеге темага багышланган киңәшмә узды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән белгечләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар катнашты. Кырларны паспортлаштыру эше июнь ае азагында тәмамланырга тиеш. Бу агросәнәгать комплексында бердәм мәгълүмати үзәк оештыру максаты белән башланган эш. Авыл хезмәтчәннәре...

Бөгелмәдә бу эш башланып китте инде. 8 июнь көнне авыл хуҗалыгы идарәсендә әлеге темага багышланган киңәшмә узды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән белгечләр, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар катнашты.

Кырларны паспортлаштыру эше июнь ае азагында тәмамланырга тиеш. Бу агросәнәгать комплексында бердәм мәгълүмати үзәк оештыру максаты белән башланган эш. Авыл хезмәтчәннәре "ГЛОНАСС+112" системасы ярдәмендә кәрәзле телефон белән кырларны үлчи алачак. Алынган мәйдан күләме шунда ук, автомат рәвештә, бердәм мәгълүмат үзәгенә җибәрелә. Бу -- проектның беренче этабы. Киләчәктә телефон ярдәмендә мал фермаларына, машина-трактор паркларына да паспортлар төзеләчәк. Алар аша авыл хуҗалыгы җитәкчеләре үзләрендә барган эш турында исәп тотачак. Мәсәлән, нинди кырда нинди культура чәчелгәнлеген, анда әлеге вакытта нинди эш алып барылганлыгы турында интернет аша күзәтеп булачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: