Бөгелмә авазы

Татарстанда 11 градуска кадәр салкынайтты

Республика буенча урыны белән бераз кар явуы көтелә.

Бүген, 7 гыйнварда Татарстанда бераз суыта. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урыны белән бераз кар явачак. Юлларда бозлавык хасил булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк.

Раштуа төнендә 11 градуска кадәр суытачак дип хәбәр ителгән иде. Көндез температура -4...-9 градус. Төбәкнең көньяк-көнчыгыш районнарында салкынрак булачак.

Синоптиклар атна башында температура төшәчәк дип хәбәр иткән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: