Бөгелмә авазы

Татарстан синоптиклары яңгыр, көчле җил, боз булачагын кисәтә

Тискәре метеорологик күренешләр 14 июньдә иртәдән кичкә кадәр фаразлана. Иртәгә, 14 июньдә,Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, көндез секундына 23 метрга кадәр...

Тискәре метеорологик күренешләр 14 июньдә иртәдән кичкә кадәр фаразлана.

Иртәгә, 14 июньдә,Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтү таратты.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, төбәктә урыны белән көньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил, көндез секундына 23 метрга кадәр җил (Казанда - секундына 15-20 метрга кадәр) фаразлана. Татарстан территориясендә көчле яңгырлар (башкалада - төнлә һәм иртән) көтелә. Шулай ук яшен, урыны белән боз явуы ихтимал.

Искәртеп үтик, алдан Татарстан синоптиклары бүген һава торышы бозылачагы турында да кисәткән иде.

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: