Бөгелмә авазы

Татарстан нефтенә – 70 ел!

Шушы көннәрдә республикабыз "кара алтын" табучылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә хәзерләнә. Быел ул Татарстанда нефтьне сәнәгати чыгара башлауга 70 ел тулу белән дә тәңгәл килә. Шуңа күрә әлеге мөһим вакыйга уңаеннан "Татнефть" ААҖ җитәкчелеге нефть төбәге шәһәр һәм районнарында яшәүчеләргә бүләк әзерләде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Йосыпов фотосы.

Реклама

Инде хәбәр иткәнебезчә, Бөгелмәдә өч көн буена үзәк мәйданда һәм балалар паркында концертлар узды.
5 август көнне Бөгелмә үзәк мәйданында Казаннан халкыбызның яраткан артистларыннан: Рөстәм Асаев, гармунчы Рөстәм Вәлиев, Әлмәт шәһәреннән "Гармония" җыр һәм Чаллыдан "Булгары" бию ансамбльләре чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Инде 9 август көнне шулай ук үзәк мәйданда чыгыш ясаган Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Айгөл Бариева, Алсу һәм Фәридә дуэты, яшь артистлардан Фирдүс Тямаев, Ярамир Низаметдинов чыгышлары, алып баручыларның осталыгы бөгелмәләргә бик ошады. Әлеге концертларда теләгәннәр алда аталган артистларга кушылып җырлады, теләгәннәр рәхәтләнеп биеде. Өлкәннәребез исә әлеге тамашаны махсус утыргычларда утырып карады. Җомга көне булгангамы, килгән артистларның популярлыгыннанмы икән, 9 август көнне шәһәребез үзәк мәйданына халык аеруча күп килгән иде.
13 август көнне тагын бер концерт шәһәребезнең культура һәм ял (балалар) паркында үтте. Монысында инде халкыбызның яраткан җырчысы, безнең горурлыгыбыз - якташыбыз, Татарстанның халык артисты Бәширә Насыйрованы тыңларга килүчеләр күп булды һәм аларның ышанычы тулысынча акланды: моңлы халык җырлары тамашачылар күңеленә хуш килде. Танылган артистыбыз исә чәчәк бәйләмнәренә, алкышларга күмелде. Шулай ук Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъ-мәтуллинның моңлануы да, яшь артистларның заманча җырлары да урынлы булды. Шунысын да әйтергә кирәк, яшь артист, бик тә хәрәкәтчән Мөнир Рахмаев чыгышы сәхнә тирәсен сырып алган кечкенә балаларга бик ошады, аның белән бергәләп, рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. Ул үзе дә алар белән уртак тел тапты, менә шулай инде ул, һәркемнең үз зәвыгы дияргә генә кала.
Артистлар чыгышы кичке эңгер-меңгергә кадәр дә-вам итте. Халыкка шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен Бөгелмә муниципаль районы башкар-
ма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Гайфуллина шәһәр һәм район башлыгы, тамашачылар
исеменнән аларга рәхмәт-ләрен белдерде, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: