Бөгелмә авазы

Татарстан өчен тавыш бирик, үзебезнекен яклыйк! Акчада нинди сурәт булыр?

Монысы, мөхтәрәм җәмәгать, күпмедер дәрәҗәдә, бездән тора. Исегезгә төшерәбез, киләсе елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчада нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау өстендә эш бара. Традиция буенча кәгазь акчаларда Росиянең төрле шәһәрләре, күренекле тарихи объектлары күрсәтелә. Яңа банкнотларда да шулай булачак. Әмма илебез иксез-чиксез: 85...

 

Монысы, мөхтәрәм җәмәгать, күпмедер дәрәҗәдә, бездән тора. Исегезгә төшерәбез, киләсе елда Россия Банкы бастырып чыгарачак 200 һәм 2 000 сумлык кәгазь акчада нинди сурәт булырга тиешлеген сайлау өстендә эш бара.

Традиция буенча кәгазь акчаларда Росиянең төрле шәһәрләре, күренекле тарихи объектлары күрсәтелә. Яңа банкнотларда да шулай булачак. Әмма илебез иксез-чиксез: 85 төбәк, 1 100 шәһәр һәм алалрның һәркайсысы уникаль, бердәнбер саналырлык. Менә шуңа күрә дә сурәт-символ сайлау тавыш бирү юлы белән хәл ителергә тиеш, дип саный белгечләр.

Мәгълүм булганча, символларны сайлау процессы өч этапта уза. Беренче этап 28 июньдә башланды һәм ул 28 июльгә кадәр дәвам итә. Кимендә биш мең тавыш җыйган символлар, киләчәктә банкнотта урын алуы ихтимал булган символ буларак, интерактив картага кертелә. Андыйлар арасында Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты да бар.

Хәзер яңа басылачак банкнотларда Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты сурәтләрен урнашсын иде дисәк, активлык күрсәтеп, тавыш бирүдә катнашып, үз сүзебезне әйтергә тиешбез. Тавыш бирү тәртибе турында тулырак "твоя-россия.рф" сайтында белешергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: