Бөгелмә авазы

Татар зиратындагы тәртип турында

Еллар буе чистартылмаган чүп-чар, картаеп корыган агачлар, үтеп булмаслык кара урманнарны хәтерләткән зиратлар татар кешесенә килешәме икән? Юк, әлбәттә. Соңгы ике атнада безнең редакциягә әлеге теманы күтәреп шылтыратучылар, хат язучылар саны артты. Барысының телендә бер сүз: "Азнакай юлы янындагы татар зиратында тәртип юк!"-- дип зарлану. Мәрхүм-мәрхүмә туганнарыбызга һәм якыннарыбызга, динебезгә...

Еллар буе чистартылмаган чүп-чар, картаеп корыган агачлар, үтеп булмаслык кара урманнарны хәтерләткән зиратлар татар кешесенә килешәме икән? Юк, әлбәттә. Соңгы ике атнада безнең редакциягә әлеге теманы күтәреп шылтыратучылар, хат язучылар саны артты. Барысының телендә бер сүз: "Азнакай юлы янындагы татар зиратында тәртип юк!"-- дип зарлану. Мәрхүм-мәрхүмә туганнарыбызга һәм якыннарыбызга, динебезгә һәм милләтебезгә карата бу яхшы нәрсә түгел, әлбәттә. Олы сүзне озынга сузмадык, без дә әлеге сорауга ачыклык кертергә булдык.

Шушы көннәрдә татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Хәмзә Мотыйгуллин белән күрешеп-сөйләшеп алдык, бу җан өзгеч мәсьәләгә дә тукталдык. Аңа да зираттагы тәртип турында мөрәҗәгать итүчеләр булган.

-- Зиратларны карау -- җәмәгатьчелекнең дә эше ул. Бу мәсьәлә былтыр ук күтәрелгән иде. Бөгелмәнең татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән без зиратка барып карагач, үз күзебез белән чүп өемнәрен, чыгарылмаган чүп-чарны күреп кайткан идек. Шуннан соң хакимияткә хатлар яздык. Бераз тәртипкә китерделәр. Быел яз көне дә чүп күп иде, -- ди ул.

Зираттан чүпне чыгару сораулары белән шәһәр мэры Линар Закиров та таныш булып чыкты. Шушы көннәрдә "Төзелеш чәршәмбесе" кысаларында ул төзелеш объектларын карап чыкканнан соң, шәһәр зиратларына да күз салды. Ул соңгы юлга озату эшләре һәм җирләү буенча махсус хезмәт директоры Григорий Гусевка катгый итеп:

--Зиратлардагы тәртип өчен сез җавап тотасыз, халык зарланса, сорау сездән булачак. Чүпне вакытында чыгарып торыгыз, -- диде.

Халык зарларын белүче буларак, мин дә әлеге хезмәт директорына сорауларымны бирдем. Очрашу иске зират янында барса да, Григорий әфәнде мине Азнакай юлы өстендәге каберлекләргә алып барып кайтты.

Соңгы күргәнем буенча, зиратны чүп басакан димәс идем, мин. Беренче карашка бар да тәртиптә. Татар зиратында бәдрәф юк диючеләргә фотолар да төшердем. Рус зиратына караганда, безнекендә әле яхшырак та дигән уй керде. Чөнки татар зиратында кирпечтән төзелгән бәдрәф торса, русларныкында кыйшаеп беткән агач бәдрәф тора. Чүп савытлары да һәр җирдә, ике зиратта да куелган.

--Чүп савытлары гел тулы була инде ул. Бирегә җәй көне көндә диярлек халык йөри, каберләрне тәртипкә китерәләр алар. Чүпне атна саен чыгарырга тырышабыз. Бөгелмәлеләрнең күбесе: "Кыш көне зиратка керергә мөмкинчелек булмый", -- дип тә хәвефләнде. Быел кар күп булды шул, көн саен диярлек юлны каплап торды. Шуңа карамастан, вакытында күмелмәгән мәрхүмнәр булмады, -- ди Григорий Гусев.

Бу сүзләрне үзәк мәчет имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов та дәлилләде. Телефон аша аның белән сөйләшкәндә:

--Проблемалар бар инде ул, тик аларның барысын да бер көн эчендә чишеп бетереп булмый. Зиратта юллар да кирәк, чисталык та. Сорауларыбызны һәрвакыт шәһәр хакимиятенә дә юллап торабыз. Алар әкренләп чишелә бара. Зират бит ул вафат булганнарны озату урыны булып тора. Җеназа уздыру безнең өстә, аның өчен җаваплыбыз. Мәчетебездә "Книга жалоб и предложений" китабы бар. Анда бер генә ризасызлык белдергән язма да юк. Халык безгә рәхмәтле. Яла ягучылар бар инде, һәр кешенең үз карашы. Төрле карашлы кешеләр була бит, шунысын аңлагыз. Кыш көне дә, җәен дә барысын матур итеп озатабыз. Аллаһ риза булсын. Дини мәрәсемнәр дөрес традиция буенча алып барылырга тиеш. Закон буенча мөхтәсибәттән каралган кешеләргә генә (ышаныч кәгазе булган, аттестация алган имамнарга) бу эшләргә рөхсәт бирелә, -- диде.

Татар зиратының коймасы, капкасы 2012 елда республика программасы нигезендә алыштырылган. Ул әлегә яхшы хәлдә.

--Менә рус зиратының коймасы тыштан гына яңа кебек. Кырыйлардан ул инде җимерелеп бара, төзекләндерү эшләрен таләп итә, -- ди Григорий Гусев.

"Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - ди халык әйтеме. Зиратлар - изге урын, анда һәркемнең әби-бабасы, туганнары күмелгән. Аларны чистартып, тәртипкә китереп тору - һәрберебезнең изге бурычы. Каберлекләрне чистарту йоласы буыннар аша яшьләргә тапшырылырга тиеш. Шуңа күрә соңгы мәңгелек йортның бүгенгесе, алар өчен үрнәк булып тора.

Озын сүзнең кыскасы да шул, күпләр минем эшне читтән карау гына бу диярләр, сезнең ихтыярыгыз. Шулай да мин һәр җиргә шылтыратып белешмәләр алдым, барып үз күзләрем белән күреп кайттым. Хәл аяныч димәс идем. Тәртип бар. Һәр эш - уңае да, җитешсезлеге дә контрольгә алынган. Бу мәсьәлә буенча сез дә үз фикерләрегезне безгә юллагыз.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА,

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: